Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Төмән татар мәдәният учагы авыр хәлдә
Төмән татар мәдәният учагы авыр хәлдә
(Төмән, 19 гыйнвар, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Төмәндә милли мәдәниятне үстерү мәсьәләләре гел каршылыкка очрап кына тора. Әйтерсең, бу кыенлыкларны ниндидер көчләр махсус тудырып утыра. Өлкә мәдәният үзәге югары нәтиҗәләргә ирешеп эшли башлагач кына, ул 7 ел элек өлкә хакимиятенең Мәдәният комитеты инициативасы белән ябылды. Өлкә Мәдәниятләр комитеты соңгы елларда милли мәдәниятләр белән эш итүне тулысынча Милли эшләр комитетына тапшырып куйды. Бу комитет никадәр тырышып эшләсә дә һәм хакимият җитәкчеләре тарафыннан аның эше югары бәяләнеп торса да, аның төп бурычы – мәдәниятләрне үстерү түгел, милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрне гармониядә тоту булды. Аның хезмәткәрләре дә мәдәният белгечләре түгел – сәясәтчеләр. Шәһәр хакимиятенең Мәдәният комитеты карамагында 3-4 ел элек ачылган Төмән шәһәр Татар мәдәният үзәге әле дә тернәкләнеп аякка басып китә алмый.
“Бүгенге хәлебез бик авыр, - ди үзәк директоры урынбасары Җәгъфәр Касыймов. – Бинабыз авария хәлендә. Шәһәр хакимияте үзәккә архитектура истәлеге булып торган элеккеге сәүдәгәр йортын арендага бирде, анда күптән ремонт эшләре үткәрелмәгән булган. Бинаның хәлен тикшергән комиссия, яңгыр суларын үткәреп торган түбәнең көтмәгәндә ишелеп төшүе бар, дигән нәтиҗә ясады. Шулай булуга карамастан, бинаны ремонтлау өчен шәһәр хакимиятенең кайчан акча бүлеп бирәчәге билгеле түгел. Чөнки ремонтка мохтаҗ булган мәдәният учреждениеләре төзекләндерелеп бетерелгәннән соң гына, шәһәр хакимияте Татар мәдәнияте бинасын ремонтлау мәсьәләсен караячак. Бюджет акчаларын оптимизацияләү нәтиҗәсендә штат берәмлекләре дә кыскартыла. Әгәр дә 3 ел элек Үзәктә 40лап хезмәткәр эшләгән булса, бүген штат 29 кешегә генә калды. Киләчәктә тагын да штатны кыскарту көтелә. Үзәк автономияле муниципаль учреждение итеп үзгәртелсә, хәлләребез тагын да авыраер, дип көтәбез, чөнки безнең үзебезгә акча эшләп табу мөмкинлеге юк. Узган елда да 29 мең сум акча гына эшләп ала алдык.
Шундый авыр хәлдә яшәсәк тә, эш әкренләп бара. Бәйрәмнәр әзерләп үткәрәбез, 5 кешедән торган халык уен кораллары квинтеты оештырылды. Әхтәм Назыйров җитәкчелегендә “Сүнмәс хисләр” җыр ансамбле, Гөлсу Тимерҗанова җитәкчелегендә балалар җыр ансамбле, нәфис гимнастика түгәрәге, грек-рим көрәше түгәрәкләре эшли, Гарәбстанда белем алып кайткан Азат Әхияров гарәп телен өйрәтү курсларын алып бара. Шулай да бүгенге финанс хәленнән чыгып, киләчәккә зур өмет белән карый алмыйбыз”, - дип, үзәкнең чын хәлен аңлатып бирде ул.
Барлык проблемаларга өстәп, шуны да әйтергә була, Төмән шәһәрендә Татар мәдәнияте өчен бинаны бик җайсыз, чәчелеп яшәүче шәһәр кешеләренә килеп-китеп йөрү өчен уңайсыз урында бирелде. Вакытында татар җәмәгатьчелеге вәкилләре ризасызлык белдергәч, шәһәр мэры урынбасары: “Сезгә шәһәр үзәгендә бирсәк, башка милләтләр дә шуны таләп итәчәк. Мәдәниятен үстерергә теләгән халык үз мәдәниятен теләсә кая йөреп саклар”, - дип аңлаткан иде татарлар өчен бинаның уңайлы җирдә бирелмәвенең сәбәбен.
Шушы җирдә гасырлар буе яшәгән, кайчандыр үз дәүләтчелеге булган күп санлы җирле татарларның рухи-мәдәни хаҗәтләрен канәгатьләндерүгә бәйле хокукларын яулап алу максатын күздә тотып, татар җәмәгатьчелегенә хакимият органнары белән уртак хезмәттәшлеккә ирешү өчен, җиң сызганып эшләргә дә, эшләргә кирәк әле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз