news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән тагын бер милләтпәрвәрен югалтты

Төмән татар журналистикасы зур югалту кичерде. Татар җәмәгатьчелеген журналист Фәрит Баязитовның кинәт үлеме тетрәтте

(Төмән, 20 гыйнвар, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Бүген, 20 гыйнварда, Себердә татар журналистикасына үзеннән зур өлеш керткән каләм остасы, РФнең Журналистлар берлеге әгъзасы - 61 яше тулган Фәрит Баязитовның йөрәге тибүдән туктады.
Фәрит соңгы 20 ел аралыгында Төмәндә яшәп иҗат итте. Ул Кемерово өлкәсендә хәрбиләр гаиләсендә туып үскән, педагогия институтының филология факультетын тәмамлаганнан соң, гомерен журналистикага багышлаган.
Аның Төмәнгә килеп урнашуы илдә демократик үзгәрешләр башланган, милли үсеш хәрәкәте туган чор белән бәйле.
1990 нчы елда, Упорово район газетасында корреспондент, җаваплы сәркатип булып эшләгән вакытында рус телле татар журналисты Фәрит “Татар-информ” Мәгълүмат агентлыгының барлыкка килүен үзе өчен татар дөньясына хезмәт итү мөмкинлеге итеп кабул итә, Мәгълүмат агентлыгына аның Россиянең Көнбатыш Себер төбәгеннән үз хәбәрчесе булып эшкә урнаша һәм Төмәнгә килеп төпләнә. “Татар-информ” Мәгълүмат агентлыгында 8 ел эшләү дәверендә шушы Агентлык каршында чыккан “Татарские края” газетасында Себердә яшәүче бик күп күренекле шәхесләр турында аның оста каләменнән чыккан күләмле очерклары дөнья күрде, исәпсез күп язмалары аша Себер татарларын дөньяга беренче танытучы ул булды.
Фәритнең иҗатында әбисе тапшырып калдырган рухи байлыгы тулы чагылышын тапты. Аның дөньяны танып белүе белән бәйле истәлекләре әбисе образы белән аерылгысыз иде. Әбисе аның сабый күңеленә туган телебезнең аһәңен, үз күңел байлыгын - милли рух сеңдереп, Ислам кануннарының кыйммәтләрен аңлатып өлгергән һәм ул хис аның гомер юлдашына әверелгән иде. Төмәндә ул кечкенәдән белеп үскән, тормыш юлларында югала язган ана теленә яңадан кайтты, туган телебездә камил сөйләште, тик рус телендә язуын дәвам итте. Рус әдәбиятын яхшы белгән, рус әдәбияты классикларына гашыйк Фәрит өчен татар дөньясы, татарлар турында язу төп максатына әверелде.
Күп язды ул, киң колачлы иде аның иҗаты. Төмәндә ул үз вакытында Адвокатлар коллегиясе нәшер иткән “Адвокат” газетасының баш мөхәррире буларак та танылды, “Ак калфак” газетасына һәм соңрак шул ук исемдәге журналга нигез салуда да актив катнашты, кыска гомерле “Хикмәт” дини-дөньяви газетасы да аның ярдәме белән чыгып алды. Якуб Зәнкиевның “Иртеш таңнары” романының рус теленә тәрҗемәсенең әдәби корректурасында да аның өлеше зур булды. Аның җирле галим – тарих фәннәре кандидаты Изил Гарифуллинның тормышы һәм иҗаты турында төзеп чыгарган китабы, Якуб Зәнкиевка, Булат Сөләймановка багышланган язмалары, очерклар тупламалары төбәк татар дөньясының җуелмас бизәге булып тора.
Саулыгы зәгыйфь булуга карамастан, Фәрит Баязитов тормышның ямен тоеп, гүзәллек дөньясына сокланып яшәде, шуңа да, нәрсә турында гына язмасын, аның каләменнән чыккан һәр нәрсә якты уй-хисләр нурында балкый иде.
Ни кызганыч, ни үкенеч, ялгыз, балаларча самими күңелле, кешегә ышанучан журналистның талантыннан мәкерле файдаланган кешеләр дә булды бу заманада.
Фәриттән бай архив калды, аны барлап өйрәнәсе бар әле. Кабатланмас каләм осталыгына ия, татар дөньясын якты нурларга манып күрсәткән гаҗәеп талантлы Фәрит Баязитов төбәк тарихына кергән шәхес, аның якты истәлеген кадерләп сакларлар Төмән татарлары.
Бүген, каләмдәшебез Фәрит Баязитовны соңгы юлга озатканда, без аның рухына дога гына юллый алабыз инде хәзер, хуш-сау бул, рәнҗеп китмә татар дөньясына, урының җәннәттә булсын, дип дога кылабыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100