news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Төмән төбәк мәгарифен үстерү институты директоры “РФнең Халык укытучысы” исеменә лаек

Төбәк мәгарифен үстерү институты ректоры Ольга Ройтблат “Россиянең халык укытучысы” дигән медале белән бүләкләнде

(Төмән, 19 гыйнвар, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Шушы көннәрдә Төмән өлкәсе үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән шәхесләргә өлкә губернаторы Владимир Якушев Россия дәүләтенең олы бүләкләрен тапшырды. Шулар арасында Төбәк мәгарифен үстерү институты ректоры Ольга Владимировна Ройтблат Төмән җирендә беренче булып (Россия күләмендә – 41 нче) “Россиянең халык укытучысы” дигән медале белән бүләкләнде. Төмән менә шушы югары исем белән каршы алды Укытучылар елын.
Ольга Ройтблат исеме күптән таныш төмәнлеләргә. Танылган укытучы һәм мәгариф җитәкчесе Ольга Ройтблат Төмән шәһәрендә туып-үскән,
34 нче мәктәптә белеп алган. Туган мәктәбенә инглиз теле укытучысы булып кайтып, анда 26 ел хезмәт итте Ольга ханым, 18 ел директорлык вазифасын үтәп, аны күренекле лицейга әверелдерде. Мәктәпләр ярышында бу лицей берничә мәртәбә “Ел мәктәбе” исеменә һәм 2000 елда “Гасыр мәктәбе” исеменә, ә аның директоры “Гасыр директоры” исеменә лаек булды. Ольга Ройтблатның югары һөнәри осталыгы чит илдә дә танылды, 2002 елда ул АКШта үткәрелгән халыкара ярышта лауреат булып, аннан “Милли җиңүче” исемен алып кайтты.
2002 нче елда элекке губернатор Сергей Собянин зирәк акыллы, иҗади эшләүче педагог Ольга Владимировна Ройтблатны Мәгариф һәм фән департаменты директоры итеп билгеләде.
Бу елларда Сергей Семенович Собянин Төмән өлкәсен ил җитәкчелеге игълан иткән реформаларны гамәлгә ашыру буенча тәҗрибә мәйданына әверелдергән иде - төбәк тарихына Собянин исеме белән кереп калган мәктәпләрне реструктуризацияләү чоры ул.
2004 елдан Ольга Владимировна - Төбәк мәгарифен үстерү институтының ректоры. Бу эштә дә ул ил күләмендә алдынгылыкны бирми, мәктәпләрне модернизацияләү, компьютерлардан, мультимедиа чараларыннан, Интернет мөмкинлекләреннән файдалану методикасын камилләштерү эшендә аның җитәкчелегендәге институт югары нәтиҗәләргә ирешә, күпбаскычлы укытучылар белемен күтәрү системасын барлыкка китерә, бу юнәлештә институт 30 программа эшләп әзерли.
2005 елда Ольга Владимировна “Построение организационных структур для оказания образовательных услуг в системе повышения квалификации” дигән тема буенча педагогика фәннәре кандидаты гыйльми исеменә диссертация яклый. Ольга Владимировнаның “Рухи-әхлакый мәдәният системасында белем һәм тәрбия бирүне модернизацияләү”, “Балаларга һәм яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирүнең актуаль мәсьәләләре” һәм башка темаларга төбәк һәм Бөтенроссия фәнни-гамәли конференцияләрдә ясаган чыгышлары һәм дөнья күргән хезмәтләре заман мәгарифен үстерү концепциясен тәшкил итә.
Өлкә Хөкүмәте дә төбәк мәгарифен үстерүгә зур ярдәм күрсәтә. 2007 елда ил күләмендә мәгарифне модернизацияләү ярышында җиңеп чыга Төмән өлкәсе һәм бу юнәлештә Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре белән бер рәттә тәҗрибәләр мәйданына әверелдерелә, бу эш белән Ольга Ройтблат җитәкчелек итә.
Ольга Ройтблатның педагогик хезмәте хөкүмәт тарафыннан Н.К.Крупская премиясе, “Халык мәгарифе отличнигы”, “Россия федерациясенең атказанган укытучысы” һәм менә “Россия Федерациясенең халык укытучысы” дигән югары исемнәр белән билгеләнеп бәяләнде.
Финанс чыгымнарын оптимальләштерү, мәктәпләрне реструктуризацияләү нәтиҗәсендә күп кенә татар мәктәпләренең ябылып юкка чыгуы, шуның нәтиҗәсендә туган телне өйрәнүче балалар санының кимүе дә, Төбәк институты каршында 5 ел элек милли мәгариф лабораториясе ачылып, аның эшчәнлеге нәтиҗәсендә татар мәктәпләрендә этно-мәдәни компонентлы белем һәм тәрбия бирүнең сыйфаты күтәрелү һәм, ниһаять, узган ел ахырында ул лабораториянең ябылуы да Ольга Ройтблат җитәкчелек иткән чорга туры килде.
Зыялы кыяфәтле, сабыр холыклы, һәрвакыт ачык йөзле, кешеләргә карата ихтирамлы, теләсә кем белән уртак тел табып сөйләшә белә торган, бар күңел байлыгын һәм иҗади көчен мәгарифкә багышлаган, бу өлкәдә һәр нәрсәнең асылына төшенеп эш итәргә тырышкан Ольга Владимировна татар милли мәгарифен зәгыйфьләндерде, дип әйтергә тел күтәрелми, шул ук вакытта соңгы елларда милли мәгариф системасының юкка чыгуына да күз йомып булмый.
Туган тел – замана дәүләт сәясәтенең корбаны, аның бүгенге авыр хәле якташларыбызның конституцион хокукларыннан файдалана белмәүләренең, ата-аналарның укучысы йөзәр балага җиткән авыл мәктәпләренең дә ябылуына фатиха биреп торуларының, милләттәшләребезнең форсат ирек биргән елларда шәһәрләрдә татар мәктәпләрен я гимназияләрен ачуны кирәк дип карамауларының, татар-милли үсеш хәрәкәте җитәкчеләренең милли мәгариф язмышына битараф булып калуларының да нәтиҗәсе ул,

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100