Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Төмән шагыйрьләренең шигъри әсәрләре тупланган җыентык дөнья күрде
^Төмән шагыйрьләренең шигъри әсәрләре тупланган җыентык дөнья күрде
(Казан, 14 март, «Татар-информ», Рәис Габдулла). Татарстан китап нәшриятында «Мин – Себер татарымын!» дигән күмәк җыентык дөнья күрде. Әлеге китапта Төмән өлкәсендә яшәүче һәм шул төбәктә туган себер татар шагыйрьләренең шигырьләре тупланган. Алар арасында Булат Сөләйманов, Шәүкәт Гаделша, Мәүлекәй Юмасиков, Николай Шәмсетдинов, Заһид Акбүләков, Гөлнур Хәйруллина, Галия Абайдуллина, Сәгыйть Сәгыйтов, Фәхриҗамал Үтәшева һәм Клара Кучковская кебек авторлар бар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына нәшриятның баш редакция мөхәррире Наилә Зыятдинова хәбәр итте.
Җыентык шагыйрь Рафис Корбанның «Без исән!» дип исемләнгән кереш сүзе белән ачылып китә, диде ул. Анда мондый юллар бар: «Кайда гына яшәсәк тә, без – татарлар, эш сөючән, тырыш, булдыклы халык. Үз алдыбызга куйган максатка ирешмичә туктала белми торган халык. Төмән шагыйрьләре дә үз алларына олы максат куйганнар әнә – профессиональ яктан тагын да үсәргә, осталыкларын арттырырга, бөтен татар дөньясына үз әсәрләрен танытырга. Һәм аларның бу максатларына ирешәсенә минем күңелдә һич кенә дә шикләнү тойгысы юк». Китап 1 мең данә тираж белән нәшер ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз