Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төмән шәһәренең татар җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде
Төмән шәһәренең татар җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде
(Төмән, 20 апрель, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Бүген, 20 апрель көнне иртәнге 6 сәгатьтә өлкә шифаханәсендә Төмән өлкәсе «Яңарыш» газетасы баш мөхәррире Азат Гыйззәт улы Сәгыйтовның каты авырудан соң йөрәге тибүдән туктады. Аңа шушы елның 15 декабрендә 65 яшь тулган булыр иде.
Азат Гыйззәт улы 1940 елның 15 декабрендә Байкал (хәзер Тубыл) районының Уба (Алга) авылында ил иминлеген саклау органнары хезмәткәре белән укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Аның әтисе Ватан сугышы кырында ятып кала. Ул башлангыч белемне авыл мәктәбендә, урта белемне - Байкал урта мәктәбендә ала һәм 1962 елда Тубыл педагогия институты филология факультетының рус-татар бүлеген тәмамлый. Ул институтта укыган елларда Тубыл шәһәрендә татар телендә «Ленин юлы» газетасы чыга башлагач, туган телне яхшы белүен танытып өлгергән Азатны газета мөхәррире хезмәттәшлек итәргә чакыра һәм ул анда хәбәрче булып эшләп, журналистикага беренче адымнарын ясый. Институтны тәмамлаганнан соң, яшь укытучы Тубыл районы мәктәпләрендә укыта, күп кенә еллар Байкал мәктәп-интернатында директор, соңрак Тубыл шәһәрендә техник һөнәр училищесы директоры, шулай ук район мәгариф бүлегендә мәктәп инспекторы вазифаларын үти.
1990 елда өлкә башкарма комитеты татар телендә газета ачу турында карар кабул иткәч, аңа баш мөхәррир итеп Азат Сәгыйтов чакырыла һәм ул гаиләсе белән Тубыл шәһәреннән Төмәнгә күчерелә. Себердә онытылып барган туган телебезнең тулы канлы яңгырашын газета аша милләттәшләребезгә җиткерү, татарның милли үзаңын уяту, мәктәпләрдә туган телне укытуның сыйфатын күтәрү, милләтебезнең бердәмлеген ныгыту, милли мәдәниятебезне үстерү өчен Азат үз-үзен аямыйча тырышып хезмәт итте, халкыбызны иманга кайтырга чакырды. Ул җирле каләм тибрәтүчеләрнең сәләтен үстерү, аларның китапларын дөньяга чыгару эшен дә үз җилкәсендә тотып торды. Шуңа күрә Төмән милли хәрәкәте бүген үзенең зур кешесен югалтты.
Азатның беренче хәләл җефете, «Яңарыш» газетасына барлык йөрәк ялкынын биреп, кинәт гомере сүнгән Рәүфә Сәгыйтованы татар җәмәгатьчелеге 1994 елда күз яшьләре белән соңгы юлга озаткан иде. Үзенә җаны кебек кадерле булган «Яңарыш» газетасы аның икенче никахлы хатыны, газетаның җаваплы сәркатибе Алсу ханым кулында калды. Газетада Азат тәрбияләп үстергән журналистлар төркеме барлыкка килде.
Азатның җәмәгате, 4 баласы, оныклары һәм якташларыбыз матәмдә бүген.
Азат Сәгыйтовның милләткә күрсәткән олы хезмәте эзсез югалмас, аның уй-фикерләре озак еллар буена иҗтимагый тормышыбызны яктыртып торыр, аның олы хезмәте тарихта калыр һәм милләтпәрвәр шәхеснең якты истәлеге халык күңелендә озак сакланыр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз