news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмән шәһәрендә Себертатар теле көне билгеләп үтелә

Ул бу телгә Халыкара ISO кодын билгеләү уңаеннан оештырыла

 (Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”). 28 ноябрь көнне 16 сәгатьтә Төмән шәһәренең мәдәният үзәгендә Себертатар теле көне чаралары үткәреләчәк, дип хәбәр итә Төмән өлкәсе татар конгрессы.

Чараның исеменнән күренгәнчә, анда себертатар теленең торышы, аның көнкүрештә һәм виртуаль дөньяда файдаланышы турында сүз барачак. 

Оештыручылар - себертатарларның милли-мәдәни автономиясе һәм Төмән шәһәренең мәдәният үзәге - Себер җирле халкының телен олылап, бу телгә Халыкара ISO кодын билгеләү уңаеннан, мондый чараны икенче ел үткәрәләр. Чараның максаты – себертатарларның туган теленә игътибар арттыру, телне саклауга өндәү, себертатар мәдәниятенең матурлыгын күрсәтү. Быелгы тел бәйрәменә себертатар миллилекне саклаучылар һәм, киң җәмәгатьчелек белән беррәттән, өлкәдәге татар теле укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре чакырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot