news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән “Себер Йолдызы-10”, “Татар егете –10” бәйгеләренә әзерләнә

Бәйгедә 16 яшьтән алып 22 яшькә кадәр булган кызлар һәм 16 яшьтән 25 яшькә кадәр булган егетләр катнаша ала

(Төмән, 25 ноябрь, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Төмән өлкәсе татарлары Конгрессы ( җитәкчеләре Нурулла Саттаров һәм Ринат Насыйров) менә инде өченче татар кызлары “Себер Йолдызы” һәм икенче “Татар-егете” бәйгеләрен традицион рәвештә үткәрергә җыена, бәйгегә әзерлек башланды инде.
Конгресс бу бәйгене өлкә Хөкүмәтенең милли эшләр һәм мәдәният комитетлары, Төмән шәһәренең Татар мәдәният үзәге һәм Татар яшьләре берлеге ярдәмендә әзерли.
Бәйгедә 16 яшьтән алып 22 яшькә кадәр булган кызлар һәм 16 яшьтән 25 яшькә кадәр булган егетләр катнаша ала.
Бәйгенең максатлары – туган телне, халкыбызның традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклау, яшьләрне милли рухи-мәдәни кыйммәтләр нигезендә тәрбияләү, аларның сәләтләрен, иҗади мөмкинлекләрен ачу, буыннар арасындагы бәйләнешләрне саклау һәм ныгыту, татар яшьләрендә эстетик зәвык һәм патриотизм хисләре, милли мәдәният аша толерантлык хисе тәрбияләү.
Бәйгедә катнашучыларга түбәндәге таләпләр куела: тышкы чибәрлек һәм сылулык: спорт ягыннан әзерлек, халкыбызның тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, туган телне белү яки аны өйрәнергә омтылу, иҗади сәләткә ия булу.
Финалда катнашучыларны сайлап алу турлары быелгы елның 19 декабрендә Ялутор районында, 20 нче декабрьдә Түбән Тәүде районында, киләсе елның 23 нче гыйнварында Тубыл районы һәм шәһәрендә бергә, 24 нче гыйнварда Вагай районында, 30 нчы гыйнварда Яркәү районында һәм 6-7 нче февральдә Төмән районы белән Төмән шәһәрендә үткәреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100