news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Төмән Сабан туенда Вил Усманов катнашуы көтелә
Бәйрәмгә Татарстанның Баулы районы үзешчәннәре дә концерт программасы әзерләгән.
Скопировать ссылку
(Казан, 25 июль, "Татар-информ"). Төмән Сабан туенда танылган җырчы Вил Усманов чыгыш ясаячак. Бәйрәмгә Татарстанның Баулы районы үзешчәннәре дә концерт программасы әзерләгән. Бу хакта Төмән шәһәре татарлары мәдәни үзәге хәбәр итә.
28 июль көнне Заречный паркында уздырылачак Сабан туе Төмәнгә нигез салынуга 432 ел тулуга багышланачак. Шул уңайдан, бәйрәм мәйданында "Бие, Төмән!" флешмобы үткәреләчәк.
Сабан туенда беренче тапкыр "Сабантуй остаханәсе" эшләячәк. Биредә кунакларга кул эшләре буенча мастер класслар, үзенчәлекле сувенирлар тәкъдим итү күздә тотыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot