news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән районында шигырь яратучылар ярышты

Беренче конкурс район татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Альберт Алтынгузин тырышлыгы белән Шыкча авыл клубы ярдәмендә оештырылган.

(Казан, 2 май, "Татар-информ"). Төмән районының Шыкча авыл клубында район күләмендә балалар өчен шигырь бәйрәме үтте. Бу турыда Яңарыш сайты хәбәр итте.

Чарада Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил шигырьләрен өйрәнгән кырыктан артык укучы чыгыш ясаган. 

"9-11 класслар төркемендәге 12 кыз һәм егетнең һәркайсы мактауга лаек булды. Жюри әгъзаларына алар арасыннан 3 җиңүчене сайлау бик кыенга туры килде. Оештыручылар белән сөйләшеп, ике икенче, ике өченче урын бирергә карар кылдылар. Ямбайдан Н.Айматова М.Җәлилнең “Ана бәйрәме”н салмак кына йөрәк түреннән чыккан йомшак тавышы белән башкарса, Индрәйдән Н.Кәримова “Вәхшәт”не һәр сүзенә басым ясап, елатырлык итеп сөйләде. Шыкчадан С.Назметдиновның да М.Җәлилнең “Җырларым”ы бөтен шартын китереп өйрәнелгән иде. Диана Агунова Г.Тукайның “Сабитның укырга өйрәнүе”н, Муллаштан А.Касыймова М.Җәлилнең “Сәгат”ен оста башкардылар", дип яза Гөлнур Вәлиева.

Әлеге хәбәрдә әйтелгәнчә, катнашучыларның барысы да чыгышларын матур татар телендә, сәнгатьле итеп башкарырга тырышкан. Балаларны әзерләүчеләргә автономия исеменнән өлкәдәге татар газетасы "Яңарыш"ка ярты елга язылу өчен сертификат бүләк ителгән.

Беренче конкурс район татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Альберт Алтынгузин тырышлыгы белән Шыкча авыл клубы ярдәмендә оештырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100