news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән музыканты Себер татар телендә беренче рэп альбомы чыгара

Рузил Бикинәев трекларында Себер татар телендә сөйләшергә оялучыларга мөрәҗәгать итә.

Төмән музыканты Себер татар телендә беренче рэп альбомы чыгара

(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Төмәндә яшәүче музыкант Рүзил Бикинәев Себер татар телендә беренче рэп альбомы чыгара. Ул “Сыбырстан” дип аталачак. Бу хакта музыкант “Татар-информ” журналистына хәбәр итте.

“Җырларымда туган якларым һәм Себер татар халкы турында язам. Телебезне, тарихыбызны сакларга тырышкач, ул теманы үземнең текстларымда да чагылдырам, проблемалар турында сөйлим. Себер татар яшьләрен дөрес уйга, дөрес юлга юнәлтергә тырышам. Иҗатым белән мин үземнең туган якларыма булган мәхәббәтемне белдерәм, үземнең Себер татары булуым белән горурланганымны әйтәм”, - диде Рүзил.

Рүзил трекларында Себер татар телен матур түгел дип санап, сөйләшергә оялучыларга мөрәҗәгать итә. “Монда Себердә әдәби татар теле укытыла, ә Себер татар теле элегрәк киң җәмәгатьчелеккә таралмаганлыктан, кешеләр аның нинди бай һәм үзенчәлекле икәнен күз алдына китерми. Мин шуның турында сөйлим”, - ди ул. 

  • Рүзил Бикинәев Төмән өлкәсенең себер татарлары автономиясе вәкиле. Ул “Себертатар Радио Төмән FM” - Себер татар телендәге беренче интернет радио оештыручысы һәм алып баручысы.

“Мәктәптә укыган чакта чит ил рэп башкаручыларын тыңларга ярата идем. 2013 елда аранжировка ясарга өйрәндем, җырлар яза башладым. 2016 елда Себер татар радиосын ачып җибәргәч, рэпны да Себер татар телендә язарга тотындым. Шул чактан бирле мине беренче Себер татар рэп башкаручысы һәм беренче Себер татар радиосының алып баручысы итеп таный башладылар”, - ди Рузил.

“Сыбырстан” альбомына керәчәк "Күтәрәбес Йуғарға" җыры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100