news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Төмән милли һәм дини оешмалар җитәкчеләре террорчылыкка карата үз мөнәсәбәтләрен белдерде
Төмән өлкәсе хөкүмәтенең милли эшләр комитеты каршындагы милли-мәдәни оешмалар Координацион советының чираттан тыш киңәйтелгән утырышы булып үтте
Скопировать ссылку
(Төмән, 1 апрель, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Төмән өлкәсе хөкүмәтенең милли эшләр комитеты каршындагы милли-мәдәни оешмалар Координацион советының чираттан тыш киңәйтелгән утырышы булып үтте, анда идарә органнары вәкилләре, милли-мәдәни оешмаларның җиткәчеләре һәм төрле дин әһелләре катнашты, җыенны милли эшләр комитеты рәисе Евгений Воробьев алып барды.
Бу утырыш Мәскәүнең “Лубянка” һәм “Культура паркы” метро станцияләрендә булып үткән, гаепсез кешеләрнең гомерләрен өзгән, йөзләгән кешенең саулыгына зыян китергән шартлауларга бәйле террорчылыкка карата мөнәсәбәт белдерүгә багышланган иде.
Җыенда катнашучылар террорчылык актын гамәлгә ашыручыларга карата кискен гаепләүдә бердәм булуларын, һәлак булганнарның якыннарының, зыян күргәннәрнең кайгы-сагышларын ихлас күңелләреннән уртаклашу хисләрен белдерделәр.
Җыен Төмән өлкәсендә яшәүче барлык милләт кешеләренә карата көндәлек матбугат чараларында дөньяга чыгачак мөрәҗәгать кабул итте. Бу мөрәҗәгатьтә террорчылык динсез һәм милләтсез, аңа каршы барыбыз бер булып көрәшергә тиешбез, туган төбәгебездә, бик күпләр өчен икенче кече ватанына әверелгән, 140 төрле милләт вәкилләре яшәгән Төмән җирендә милләтләр арасындагы дуслыкны, бердәмлекне ныгытырга, кеше иминлегенә янаган куркынычны алдан күреп, аны булдырмый калу чараларын күрүгә өндәү яңгырый.
Җыенда катнашканнарның сүзләрендә аларның тирән борчылулы уй-фикерләре чагылды.
Милли оешмалар Координацион советы рәисе һәм белоруслар оешмасы җиткәчесе Владимир Шугля: “Террорчылар Россиядә яшәүче милләтләр арасындагы дуслыкны какшатырга телиләр, ләкин без бирешмәбез, бердәмлегебезне саклап калырбыз”, - диде.
Грузиннар оешмасы җитәкчесе Автандил Кациянең чыгышында үзенең туган яклары өчен тирән борчылуы да сизелде: “Бүгенге җәмгыятькә социализм чорына хас булган югары идеяләр җитешми, шунлыктан какшый милләтләр дуслыгы, безнең һәркайсыбызга да кагыла терроризм һәлакәте.”
“Террорчылык актлары төрле дин, төрле милләт кешеләре арасында дошманлык хисе уятырга тиеш түгел, төрле фобияләргә ирек бирмәскә кирәк,” – дигән өндәү белән чыкты төньяк азсанлы халыклар вәкиле Владимир Климов.
“Терроризмнан зыян күрмәгән милләт юк, минем ватаным менә инде ничә еллар дәвамында тетрәп тора бу афәттән,”- дип, куәтләде алда әйтелгән фикерне ингушлар оешмасы җитәкчесе Тимур Даурбеков.
Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенең Төмән өлкәсе казыяте җиткәчесе Фатыйх хәзрәт Гарифуллин үзенең чыгышында Россиянең байлыгы аның биләмәләренең иксез-чиксез киң булуы, табигый байлыклары белән генә чикләнмәве, аның төп байлыгы – күпмилләтле, төрле конфессияле халкы, дип ассызыклап әйтте. Кавказлылар - ватаныбызны саклап калу өчен булган сугышларда зур батырлык күрсәткән халык, әмма ул төбәкләрдә социаль мәсьәләләрнең тиешле дәрәҗәдә хәл ителмәве дә яхшыга китерми. Эшле булган яшьләр корал тотып таулар арасына чыгып китмәс иде, дип аңлатты ул үз фикерен. Ислам динендә илне, илнең иминлеген саклауга зур әһәмият бирелүен ассызыклап, илне ярату – ул динлелекнең яртысын тәшкил итә, без - мөселманнар ватаныбыз һәм халык иминлеген саклаучыларны тәрбияләүгә барлык көчебезне бирергә тиешбез, диде Фатыйх хәзрәт Гарифуллин.
Өлкә мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Галимҗан хәзрәт Бикмуллин җыенда катнашучыларның игътибарын террорчылыкка каршы көрәштә аны тудырган сәбәпләрне өйрәнүне нигез итеп алырга кирәклегенә җәлеп итәргә тырышты. Кавказда вәзгыять катлаулы, анда яшьләрнең күпләп юкка чыгып торуы да ачыкланмаган хәл, милли мәнфәгатьләр мәсьәләсе дә тирәнтен тикшерелеп өйрәнүне таләп итә, илдәге милли сәясәтнең хокукый кануннарга нигезләнгән концепциясен төзү бүгенге көн таләпләренең иң әһәмиятлеләреннән берсе булып кала бирә, ул террорчылыкка каршы көрәшнең нигезе итеп каралырга тиеш, дигән фикерен җиткерде өлкә мөфтие.
Терроризмны агрессив чаралар белән генә җиңеп булмый, җәмгыятьнең барлык проблемаларын хәл итәргә юнәлтелгән комплекслы чаралар ярдәмендә генә уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин булачак аңа каршы көрәштә, дигән фикерләр дә яңгырады әлеге җыенда.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot