news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән мөселманнарының дини укулары тәмамланды

Һәркемгә укуларны уңышлы тәмамлау турында сертификат тапшырылды.

(Казан, 16 май, “Татар-информ”). Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте офисында узган елның сентябрендә Динар хәзрәт Нәфыйков алып барган дини укуларга йөри башлаган төркем соңгы очрашуга җыелды. Көзгә кадәр укулар тәмамланды. Бу хакта "Яңарыш" сайты хәбәр итә.

Очрашуда Ислам мәгърифәт үзәге җитәкчесе Искәндәр хәзрәт Юсупов та катнашты. Ул һәркемгә укуларны уңышлы тәмамлау турында сертификат тапшырды.

Очрашуда Рамазан ае, аның төп шартлары һәм Бөек Ватан сугышы батыры – 3 Дан ордены кавалеры Хәбибулла Якин турында барды. Өлкәнең, милләтнең горурлыгы булган Хәбибулла Хәйрулла улы турында Константин Симонов төшергән документаль фильмнан өзек күрсәтелде. Ккызы Лариса, укучысы Сәлимә Ахиярова истәлекләрен сөйләделәр.

— Ике ел эчендә күп белемнәр тупладык: гарәп графикасын үзләштердек, Коръән сүрәләрен гарәпчә укый башладык һәм башка башка нәрсәләргә өйрәндек. Динар хәзрәт бик көчле дин әһеле, гарәпчәне, саф татар телен дә бик яхшы белә, нинди генә сорау бирсәң дә, тулы итеп җавап бирә, андый белемле кеше бик сирәк, — дип зур рәхмәтләрен җиткерде Рафаэль Гадиев. “Без Динар хәзрәт җитәкчелегендә белем аласыбыз килеп, төркем булдырып, аның укытуын махсус сорадык”, — диде Сәлимә апа.

Аннары сугышта һәлак булган якыннары рухына дога кылып, үзләре алып килгән тәм-томнар белән чәй эчтеләр.

Әлеге төркем укуын киләсе елга да дәвам итәчәк, яңа төркем дә тупланачак, теләүчеләр сентябрь аенда Җәмигъ мәчетенә килә алалар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100