news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмән мөселманнары татар дини мирасы белән таныша

Татарстан Диния Нәзарәте вәкилләре өлкә мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков чакыруы буенча Төмән имамнарына татар дини хезмәтләр турында лекцияләр укый.

(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”). Төмән өлкәсе мөселманнары шушы көннәрдә татар дин галимнәренең рухи мирасы белән таныша. Бу хакта Татарстан Диния нәхарәте хәбәр итә.

Шушы максатлардан Татарстан Диния Нәзарәте вәкилләре өлкә мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков чакыруы буенча Төмән имамнарына татар дини хезмәтләр турында лекцияләр укый. Төмән өлкәсенең мөселман дини оешмаларында хезмәт куючы мәчет имамнары өчен уку курсларын оештыруда лекторлар белән ярдәм күрсәткәннәре өчен Зиннәт хәзрәт Садыйков Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга рәхмәтен җиткерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot