news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмән мөселманнары Ислам динендәге агымнар мәсьәләсен түгәрәк өстәл артында анализлаячак

Түгәрәк өстәл Төмән өлкәсе мөселман яшьләренең “Хиляль” оешмасы тарафыннан оештырыла.

(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”). 2 февраль көнне Төмән мөселманнары оештырган “Исламда дини агымнар” темасына түгәрәк өстәл барышында Ислам үсеше хакында сөйләшәчәкләр. Бу хакта Төмән өлкәсе мөселман яшьләренең “Хиляль” оешмасы хәбәр итә.

Чара барышында Ислам дине кысаларында барлыкка килгән дини агымнар үсеше, традицион булмаган агымнар белән традицион Исламның үзара мөнәсәбәте хакында фикер алышу булачак. Шул ук вакытта, һәр юнәлешнең аермлыкларын анализлаячаклар.

Белгечләр теологик каршылыкларның ислам үсешенә тәэсир итүен; идеологик көндәшлек шартларында традицион исламны үстерү юллары һ.б. мәсьәләләрне дә күтәрәчәк.

Түгәрәк өстәл Төмән өлкәсе мөселман яшьләренең “Хиляль” оешмасы тарафыннан оештырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot