news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән өлкә журналистлар союзына яңа җитәкче сайланды

19 ел буе союз белән җитәкчелек иткән Владимир Кузнецовны Павел Девайкин алмаштырды.

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Төмән татарларының «Яңарыш» сайтында Гөлнур Вәлиева Төмән өлкә журналистлар союзының хисап-сайлау конференциясе турында яза.

Чарада 19 ел буе союз белән җитәкчелек иткән һәм күп эшләр башкарган Владимир Кузнецов хисап доклады ясады. Анда соңгы елларның авыр булуына карамастан, мөмкин булган кадәр башкарылган эшләр белән таныштырды. Аларның күбесе олы буын вәкилләрен тәбрикләү, соңгы юлга хөрмәтләп озату белән бәйле булуын яшьрәк журналистлар яратып та бетермәделәр. Ләкин араларында танылган фестиваль, бәйгеләрнең булуы шактый көч бирелгәнлеген раслады. Ревизия комиссиясе җитәкчесе хисабы да төгәл, аңлаешлы иде. Яңгыраган сорауларга җаваплар бирелде, тәкъдимнәр ишетелде.

Владимир Кузнецов үз теләге белән җитәкчелектән китүен белдереп, өлкәнең журналистлар союзы рәисе вазифасына яшь, тәҗрибәле белгечне — Павел Девайкинны сайларга тәкъдим итте.

Владимир Сергеевичка рәхмәт сүзләре яңгырады, эше канәгатьләндерерлек дип бәяләнде.

2018 елдан бирле «Сибинформбюро» генераль директоры, тәҗрибәле журналист Павел Девайкин өлкә журналистлар союзының яңа җитәкчесе итеп бер тавыштан сайланды. 

Конференциядә союз эше буенча күп фикерләр яңгырады. Павел Николаевич барсын да бергәләшеп карарбыз, сөйләшербез, проблемаларны чишү юлларын эзләрбез дип ышандырды. Павел Девайкин Төмән дәүләт университетында югары белем алган.

Хисап-сайлау конференциясе эшендә Россия журналистлар союзы рәисе урынбасары Алексей Вишневецкий да катнашты.

Өлкәбездәге массакүләм мәгълүмат чаралары алдында торган бурычларны тормышка ашыруда яңа алымнар, яңа төсмерләр кертеп, алга таба эш тагын да уңышлырак дәвам итәр дигән теләк белән союз әгъзалары яңа этапка аяк бастылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100