news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмән өлкәсенең Ямбай авылында Нигмәтулла хаҗи мәчетенә 130 ел тула

Шул уңайдан өлкә татарлары бәйрәм чаралары уздыра.

(Казан,13 июнь,"Татар-информ"). Төмән өлкәсенең Ямбай авылында Нигмәтулла хаҗи исемендәге мәчет ансамленә нигез салынуның 130 еллыгын билгеләп үтәләр. Төмән районы татар автономиясе хәбәр итүенчә, чара 15 июньдә узачак. Шул ук көнне авылда районкүләм Ураза Гаетен дә бәйрәм итәчәкләр. 
 
Программа иртәнге сәгать 9.00 да бәйрәм намазы уку белән башланачак. Аннан соң тантаналы чаралар уздыру күздә тотыла. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot