news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән өлкәсенең Индрәй авылында мәктәптә балалар хәләл ризык ашый

Моңа кадәр мөселман гаиләләрендә яшәүче балалар мәктәптә кайнар аш ашаудан мәхрүм, яисә бик сайлап кына ашый алалар иде.

Төмән өлкәсенең Индрәй авылында мәктәптә балалар хәләл ризык ашый
http://yanarish72.ru

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Төмәннең «Яңарыш» сайтында Гөлнур Вәлиева хәбәр иткәнчә, Төмән районының, Индрәй урта мәктәбендә укучылар хәләл ризык ашауга күчтеләр.

Пәйгамбәребез (сәлаллаһү галәйһи вәссәләм): «Кешенең карынына хәрам керсә, 40 көн буе кылган догасы, укылган намазы кабул булмас», — дип әйтә. Һәм дә инде хәрам ит ризыклары кеше организмына зыян сала. Чөнки хәзерге заман галимнәре дуңгыз итенең һәм мөселманча чалынмаган итләрнең составында зыянлы матдәләр барлыгын фәнни яктан да ачыкладылар.

Бу турыда мөселманнарга гына түгел, күпләргә таныштыр дип уйлыйм. Индрәй татар авылы булгач, монда яшәүчеләр арасында мөселманнар күп. Әлбәттә, мөселман гаиләләрендә яшәүче балалар мәктәптә кайнар аш ашаудан мәхрүм, яисә бик сайлап кына ашый алалар иде.

Бу мәсьәлә күп ата-аналарны борчый иде, әлбәттә. Ә һәр проблеманың чишелеше булган кебек, монда да ата-аналар, мәктәп директоры Рәүфә Алеева белән килешеп, бу җаваплы эшне башлап җибәрделәр. Бергәләшеп сөйләшеп, 10 класс укучылары Эмилия ЮсуповаЛениза МадъяроваЭльза Хәлидуллина мәктәп ашханәсендә хәләл ризык ашауны хуплаган имзалар җыйдылар.

— Күпләр, хәләл булмаганга, ашый алмыйлар, ач калалар. Безне күпләр аңлады, эшебезне уңай күреп, ризалыкларын бирделәр. 160лап имза җыелды. Хәзер теләүчеләр рәхәтләнеп ашый алалар, — диделәр кызлар.

Мәктәп ашханәсен продуктлар белән тәэмин итә торган оешма белән хәләл ризык китерүгә килешү төзелә һәм бер проблемасыз балалар дини кануннар белән рөхсәт ителгән ашлар ашау бәхетенә ирешәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100