news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмән өлкәсенең иң яхшы татар теле укытучысы билгеле булды

Асия Зимагулова өлкәдә һөнәри осталык бәйгесендә җиңеп чыккан һәм Бөтенроссия конкурсында катнашачак.

(Казан, 15 декабрь, "Татар-информ"). Төмән өлкәсенең иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вагай районының Казанка авылында яши.

Асия Зимагуллова Төмән өлкәсендә һөнәри осталык бәйгесендә җиңеп чыккан һәм Бөтенроссия ярышында төбәк данын яклаячак.

Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәрендә Төмәннән Суфия Хәйруллина хәбәр иткәнчә, Асия Зимагулова инде 33 ел балаларга белем һәм тәрбия бирә. Ул Вагай районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсен дә җитәкли.

news_right_1
news_right_2
news_bot