news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Төмән өлкәсендә толерантлык төшенчәсе үзенең мәгънәсен югалта бара

^Төмән өлкәсендә толерантлык төшенчәсе үзенең мәгънәсен югалта бара

(Төмән, 16 март, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Күптән түгел Төмән өлкә Думасы бинасында Тубыл-Төмән Православие Епархиясе, Нефть-газ университетының диннәрне өйрәнү кафедрасы, өлкә һәм шәһәр Думалары депутатлары, галимнәр, укытучылар, табиблар катнашында «Рухи-әхлакый ныклык - дәүләтнең нигезе» дигән темага «түгәрәк өстәл» булып үтте. Анда җәмгыятьнең бүгенге халәтенә дөрес бәя бирелеп, рухи кризистан чыгуга юнәлтелгән карарлар кабул ителде.

«Түгәрәк өстәл»нең карарларында җәмгыятьтә рухи күтәрелештә Православиене нигез итеп алырга кирәк, диелгән, мәктәпләргә «Православие культурасы» дигән курс кертү, Православие гимназияләрен хакимият бюджетыннан финанслау турында үтенеч белән өлкә хөкүмәтенә һәм өлкә Дкмасына мөрәҗәгать итү маддәләре дә бар.

Бу документның нигезенә җәмгыятьтәге бердәмлекне какшатуга китерә алырлык фикерләр салынган булуга карамастан, «түгәрәк өстәл» карарлары бертавыштан диярлек кабул ителде, тик бер генә кеше каршы чыкты. Ул Төмән дәүләт университетының Гуманитар эзләнүләр институты профессоры Александр Ярков иде. Күпмилләтле, күпдинле, Ислам культурасы да көчен югалтмаган төбәктә, бер Православиене генә күтәрү җәмгыятьтә каршылык тудыруы мөмкин, дигән дәлилләр китерде ул.

Төмән өлкәсенең мөселманнар Диния нәзарәтеннән һәм Россиянең Үзәк Диния нәзарәте, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте вәкиллекләреннән дә, татар җәмәгатьчелегеннән дә бу җыенга беркем дә чакырылмаган иде. Хәер, дин әһелләре дә, татар зыялылары, татар җәмәгатчелеге дә бу чарага карата әлләни ризасызлык белдермәде. Бу урында татар җәмәгатьчелеген гаепләүдән файда да юк югын, шуннан гына ниндидекр үзгәреш тә булмаячак. Россия хөкүмәтенең милли хокукларны чын мәгънәсендә яклый торган Законнары булмый торып, аерым кешеләрнең көрәшүе генә күп нәрсәне төзәтмәячәген иҗтимагый тормыш тәҗрибәсе күрсәтте инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot