news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Төмән өлкәсендә Тимур Насыйров исемендәге ат чабышлары чемпионаты узачак
Чапкыннарның барысы да спорт остасына кандидатлар, бөтенроссия һәм халыкара ярышлар җиңүчеләре.
Скопировать ссылку
(Казан, 27 август, "Татар-информ"). 31 август көнне Төмән өлкәсенең Түбән Тәүде авылында Тимур Насыйров истәлегенә ат чабышы буенча Урал федераль округы чемпионаты узачак. Бу хакта Төмән Татар мәдәни үзәге хәбәр итә.
Атлар 40, 80 һәм 120 чакрымга чабыша. Чапкыннарның барысы да спорт остасына кандидатлар, бөтенроссия һәм халыкара ярышлар җиңүчеләре. Түбән Тәүдәдә алар тагын да зуррак ярышларда катнашу өчен квалификация ала.
Шулай ук бу көнне тамашачыларга концерт программасы, квест-уен әзерләнгән. Кунакларның ГТО нормаларын тапшыру һәм конкурсларда катнашу мөмкинлеге дә булачак. "Бие, Түбән Тәүде!" флэшмобын уздыру да күздә тотыла, диелә хәбәрдә.
- Әлеге ярышлар 2014 елдан бирле үткәрелә. Чемпионат исемен йөрткән Тимур Насыйров Төмән өлкәсендә ат чабышларында еш катнаша торган булган. Моннан биш ел элек аның гомере вакытсыз өзелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot