Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төмән өлкәсендә татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада катнашучылар арткан
Олимпиада Төмән өлкәсендә 26нчы тапкыр уза.
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Төмән өлкәсендә Бөтенроссия олимпиадаларының төбәк этабында катнашучылар саны арткан. Бу турыда «Яңа сулыш» тележурналына өлкә олимпиадалары кураторы Хәнисә Алишина хәбәр итте.
«Татар теле белән кызыксынучы укучылар саны ел саен арта, үткән елны 45 укучы катнашса, быел аларның саны 57 җитте», — ди өлкә олимпиадалары кураторы Хәнисә Алишина.
Беренче булып татар-этник компоненты булган мәктәпләр татар теле һәм әдәбияты буенча көч сынашкан.
Укучылар олимпиада биремен эшләгән вакытта, аларны әзерләгән укытучылар татар теле укытучыларының белем дәрәҗәсен үстерүгә багышланган мастер-классларда һәм семинарларда катнаша. Семинарда күренекле укытучылар тәҗрибәләре белән уртаклаша. Мондый практика Хәнисә Алишина тарафыннан өч ел элек тәкъдим ителгән.
Татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадалар Төмән өлкәсендә 26 тапкыр уза. Төбәк туры җиңүчеләренә Төмән өлкәсе губернаторы тарафыннан акчалата бүләк каралган, алар Казанда узачак регионара турда мәктәпләренең данын яклаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз