Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төмән өлкәсендә татар шагыйрьләренең рус теленә тәрҗемә ителгән җыентыгы чыккан
Җыентыкка дистәләп иҗатчының әсәре тупланган
(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”). Төмән өлкәсендә татар шагыйрьләренең рус теленә тәрҗемә ителгән әсәрләре тупланган китап нәшер ителгән. Китап “Поэзия тюменских татар” дип атала һәм аны Николай Шәмсетдинов тәрҗемә кылган. Өлкәнең милләтләр буенча комитетыннан хәбәр итүләренчә, Николай Шәмсетдинов 24 шигъри җыентык авторы булып тора, аның әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителгән.
Шигъри җыентыкка Төмән өлкәсенең дистәләп татар шагыйрьләре — Булат Сөләйманов, Ибраһим Ибраһимов, Ирек Маһиянов, Надия Йосыпова, Сәгыйть Сәгыйтов, Заһид Акбүләков, Люция Патрушина, Фәридә Үтәшова, Рәкыйп Ибраһимов һ.б. тәрҗемә шигырьләре тупланган, диелә “Татарлар.info” сайтында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз