news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән өлкәсендә татар мәдәнияте көннәре башланды

Фестивальдә Ялутор, Исәт һәм Заводоуковск районнарыннан килгән үзешчән артистлар, ансамбльләр чыгыш ясаган.

(Казан, 16 февраль, "Татар-информ"). Төмән өлкәсендә татар мәдәнияте көннәре 12 февральдә Аслана мәдәният йортында “Таң йолдызы” 28нче балар иҗаты һәм 9нчы “Халык сәнгате” фестивальләре белән башланып киткән. Бу турыда "Яңарыш" сайты яза.

Ялутор, Исәт һәм Заводоуковск районнарыннан килгән үзешчән артистлар, ансамбльләр чыгыш ясаган. Алар 2 мартта өлкәдә узачак гала-концертта катнашу хокукы өчен ярышкан. Шулай ук тиздән өлкәдә узачак фольклор фестивалендә катнашучыларны да сайлаганнар. 

Чыгышларга өлкә автономиясенең башкарма директоры, музыкант Тимергали Мирасов җитәкчелегендә өлкә филармониясе солисты, опера җырчысы Эльвира Саниевская, җырчы, композитор Җәмилә Мирасова, фольклорчы, җырчы Луиза Сөрмәтова бәя биргән.

Өлкә татар мәдәнияте көннәре алдагы еллардагы кебек үк милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, өлкә мәдәният һәм мәгариф департаментлары, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, шулай ук район автономияләре тырышлыгы белән оештырыла, дип яза Рәүфә Кангазина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100