news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән өлкәсендә татар әбиләре өчен оештырылган үзәк Россия Президенты грантын отты

Себер татар әбиләре татар аш-суы, кул эшләре буенча мастер-класслар үткәреп, яшь буынга белгәннәрен өйрәтеп, төрле конкурсларда катнашып торалар.

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Президентының гражданнар җәмгыятен үстерү өчен грантлары конкурсына Төмән өлкәсенең «Әбием» автоном коммерцияле булмаган социаль адаптация һәм мәдәни үсеш үзәге дә (директоры — Рамилә Канбәкова) 500 мең сум грант отты. Бу турыда «Яңарыш» сайты хәбәр итте.

«Әбием» ошемасының төп составын Ялуторлы әбиләр тәшкил итә. «Без беренче тапкыр Президент грантына гариза бирдек, бик җентекләп әзерләндек, семинарларда катнаштык, лекцияләр тыңладык, Президент гранты буенча кулланмалар укыдык, гариза, проектның барлык детальләрен уйладык. Безнең гариза да шактый югары балл алып, җиңүчеләр арасына керде», — дип сөйли үзәкнең директор урынбасары Әлфия Кәбирова.

Проект себер татар әбиләренең тормыш яхшыртуга юнәлдерелгән. «Ялуторда пенсионерлар өчен хезмәтләр бар, әмма татар әбиләренең үзенчәлеге шунда: алар үзләренең этник тирәлеген өстен күрәләр, шәһәрдә чараларда катнашмыйлар, яки анда бик сирәк баралар. Шуңа күрә без алар үзләре өчен уңайлы рәвештә, аларга якын мохиттә кирәкле хезмәтләрне үзләштерсеннәр, өйрәнсеннәр дип безнең проектны булдырдык», — ди Әлфия Кәбирова.

Әбиләр өчен төрле чаралар - компьютер грамоталылыгы курслары, «Тере акыл» нейростудиясе, иҗади мастер-класслар, төрле темаларга, шул исәптән икътисади, юридик, сәламәтлек һәм башкалар буенча дәресләр үткәреләчәк. Проектта барлыгы җитмешләп хатын-кыз катнашачак. Бирегә Ялутор әбиләрен дә, Ялутор районы авылларында яшәүче хатын-кызларны да катнашырга чакыралар.

«Әбием» Ялутор шәһәрендә 2016 елда оештырылды. Ул үзе дә социаль проектның бер өлеше. Актив, куллары эшкә оста әбиләр татар кәләпүше тегә башлыйлар. Аннары җылы оекбаш һәм башка күңел җылылыгын биреп башкарылган кул эшләре интернет кибетләре аша бөтен дөньяга тарала.

«Җитәкчеләренең дә, әбиләрнең дә идеяләре чиксез. Алар гел татар аш-суы, кул эшләре буенча мастер-класслар үткәреп, яшь буынга белгәннәрен өйрәтеп, төрле конкурсларда катнашып торалар. Әлеге проект та „Әбием“ нең үсешендә бер ныклы адым булырга ошаган. Уңышлар сезгә, татар әбиләре», диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100