news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән өлкәсендә Себер татарлары турында яңа туристик маршрут барлыкка киләчәк

Маршрутны агымдагы елның августында тәкъдим итү планлаштырыла.

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). «Содружество» үсеш фонды яңа туристик маршрут әзерли. Анда Төмән халкы һәм кунаклар алтын тегү белән таныша алачак. Уникаль эшләнмәләр Себер осталары тарафыннан өч йөз ел дәвамында ясала. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

«Содружество» үсеш фонды җитәкчесе, музеология магистры Елена Сөләйманова сөйләгәнчә, маршрутта өч әһәмиятле урын бар. Бу «Машаров йорты» музее, анда XVIII–XIX гасырлардагы алтын чигү һәйкәлләре коллекциясе җыелган, шул исәптән милли баш киемнәре, Ембаево авыл музее һәм Тобольск Иоанно-Введенский хатын-кызлар монастыре.

Ембаево авыл музее килүчеләрне себер татарларының тарихы һәм мәдәнияте белән таныштыра, анда шул исәптән милли киемнәр дә тәкъдим ителгән. Алар — XIX гасырның бизәнү әйбере һәм алтын чигүле баш киеме. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Ембаево авыл музее экспонатлары федераль музей фондына керә.

«Машаров йорты» музеенда борынгы экспонатлар белән беррәттән заманча эшләнмәләр дә бар. Музейда алтын җепләр белән чигелгән «Җиңү күгәрчене» панносы тәкъдим ителгән. Төмән осталары Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан панно ясаган. Алтын белән тегү техникасы күптөрле, аларның күбесе онытылган. Хәзер аларны яңарталар, диелгән хәбәрдә.

Маршрутны агымдагы елның августында тәкъдим итү планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100