Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төмән өлкәсендә Милли гаиләне саклап калу өчен “Гаилә, хатын-кыз, балалар” дигән комиссия төзелде
Төмән өлкәсендә Милли гаиләне саклап калу өчен “Гаилә, хатын-кыз, балалар” дигән комиссия төзелде
(Төмән, 2 март, «Татар-информ», Бибинур Сабирова.) Төмән районындагы Нәсимә Зыкова җитәкләгән Милли-мәдәни мохтәрият Шурасының чираттагы утырышында эш комиссияләре төзелде. Төмән районында электән эшләп килгән мәдәният һәм мәгариф комиссияләренә үз эшләрендә фидакарьлек күрсәткән белгечләр сайланды. Мәгариф комиссиясе белән Акъяр мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Алсу Кәримова, ә мәдәният комиссиясе белән - Богандинский бистәсе Мәдәният йорты хезмәткәре Вәсилә Хәбибуллина җитәкчелек итәчәк.
Район мохтәрияте өлкә татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы үтенече буенча, беренче мәртәбә «Гаилә, хатын-кыз, балалар» комиссиясен дә төзеде. Аның җитәкчесе итеп Муллаш авылы активисты Тәския Нәҗметдинова сайланды. Утырыш еллык эш планын кабул итте. Татар гаиләсен саклау һәм ныгытуга юнәлдерелгән мондый чаралар аеруча зур әһәмияткә ия булачак, дип басым ясады Нәсимә ханым Зыкова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз