Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төмән өлкәсендә Җәмигъ мәчете төзелешенә ярдәм җыялар
Мәчет бинасында ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен гыйбадәт заллары, конференц-зал һәм Төмән өлкәсе Диния назәрәтенең Ислам мәгърифәт үзәге уку аудиторияләре булачак.
(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Төмән өлкәсе мөселманнарын берләштерү максатыннан төбәктә Җәмигъ мәчете төзеләчәк. Әлеге эштә теләге булган һәркем ярдәм күрсәтә ала. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.
Көнчыгыш монументаль стильдә проектлаштырылган зур комплекс «Эшчеләр бистәсе» территориясендә (Республика урамы башында) төзелә. Ул Төмән өлкәсенең иң зур мәчете була. Яңа Аллаһ йорты Себер мөселманнарының рухиятен, ата-бабаларыбызның васыятьләрен саклаучыларның бердәмлеген символлаштырачак, диелә бу хәбәрдә.
Мәчет бинасында ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен гыйбадәт заллары, конференц-зал һәм Төмән өлкәсе Диния нәзарәтенең Ислам мәгърифәт үзәге уку аудиторияләре булачак. Мәчет төзелеше инициаторы - Төмән өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте.
Ярдәм күрсәтү өчен реквизитлар:
ИНН: 7203439653 КПП: 720301001
ОГРН: 1187232000603
Счет: 40703810767100000978
БИК: 047102651
Наименование банка: Западно – Сибирский банк ПАО Сбербанк
Кор. счет № 30101810800000000651
Акчаны Төмән өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте бухгалтериясе аша да күчереп була. Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (3452) 63-15-53, 8 (3452) 63-15-54.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз