news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән өлкәсендә китапханәгә язучы Якуб Зәнкиев исемен бирәчәкләр

Быел 6 апрельдә Г.Тукай премиясе лауреаты Якуб Зәнкиевнең тууына 100 ел тула.

(Казан, 22 февраль, “Татар-информ”, “Яңарыш”, Гөлнур Вәлиева). Төмән өлкәсендә февраль ае Татар мәдәниятенә багышлана. 26 февральгә кадәр дәвам итәчәк Татар мәдәнияте көннәре кысаларында, өлкәнең “Яңарыш” татар газетасы редакциясе карамагында эшләп килүче “Әдәби Төмән” иҗат берләшмәсенең киңәйтелгән утырышы үтте. Утырыш танылган язучы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, РСФСРның атказанган укытучысы, “Иртеш таңнары”, “Ялкында өтелгән мәхәббәт” кебек романнары, күпләгән хикәяләре белән таныш Якуб Камали улы Зәнкиев (1917-2003) тууының 100 еллыгына багышланды, дип хәбәр итә “Яңарыш” газетасы.

“Яңарыш”ның баш мөхәррире Алсу Сәгыйтова сүзләренчә, газетаның беренче җитәкчесе Азат Сәгыйтов белән Якуб Зәнкиевның дуслыгы нык булган. Якуб аганың “Бирешмә, сакла газетаны!” сүзләре язылган хаты әле дә саклана.

Кичәдә “Яңарыш” газетасы журналисты, “Себер иле” телевизион тапшыруын, “Илһам” радиотапшыруын алып баручы Римма Умитбаева Якуб Зәнкиев белән әңгәмә рәвешендәге видеоязманы тәкъдим итте. Очрашуда язучының кызы – Алсу Шәипова, Төмән дәүләт университеты профессоры, әдипнең әсәрләрен рус теленә тәрҗемә иткән Хәнисә Алишина да катнашты. Филология фәннәре кандидаты, Төмән шәһәренең 52нче мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Халидә Кирамова, “Яңарыш” газетасы журналисты Диләфрүз Фәхретдинова Якуб Зәнкиевның иҗаты белән бәйле кандидатлык диссертациясе һәм диплом эше язу тарихы, язучы гаиләсе белән очрашулары турында сөйләде. Шагыйрьләр шигырьләрен укыды, китапханәчеләр аның китапларын татарлар гына түгел, төрле милләт халкы яратып, кабат-кабат укуын белдерде. Чыгыш ясаучылар Якуб Зәнкиевнең уңышларында тормыш иптәше, җирле шагыйрә Рәшидә апа Зәнкиеваның да роле зур булуына басым ясады.

Россия Язучылар берлегенең Төмән бүлеге җитәкчесе Леонид Иванов әдәби кичәгә өлкәнең төрле төбәкләреннән шуның кадәр язучы-шагыйрьләр килүенә гаҗәпләнде. “Язучылар берлеге әгъзаларының өчтән бере өлкән яшьтәгеләр. Хөрмәтле затларыбызны онытырга тиеш түгелбез. Соңгы вакытта мин язучыларыбыз истәлеген мәңгеләштерү турында уйланып, аларның исемнәрен китапханәләргә бирүне кайгыртып йөрим. Тубыл районынннан да Якуб Зәнкиев исемен бер китапханәгә бирү турында сорап яздылар. Әлбәттә, бу тормышка ашарлык хәл”, – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100