Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төмән өлкәсендәге Тугыз авылындагы себер татар этнография музее эшли
Оештыручылар әлеге музейга экскурсия турлары ясарга җыена.
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Төмән өлкәсенең «Яңарыш» сайтында Вагай районының Тугыз авылыннан Зөлхәйдә Сәйдуллина язмасы чыкты.
Тугыз авылындагы себер татар этнография музее 2014 елда авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән оештырылды. 2021 елда музей өчен электр, җылылык һәм коймалар булмаган бина бүлеп бирелде. Музей фондында 2000 тирәсе экспонат исәпләнә.
Тугыз авыл җирлеге территориясенә өч авыл керә: Тугыз, Кече Уват, Ләмчәй, биредә 1160 кеше яши. Күпләрне татар авылларының гадәти булмаган исемнәре кызыксындыра. Авыздан авызга матур риваятьләр тапшырыла, аларда авыл һәм нәсел исемнәре турындагылары бар.
Авыл җирлеге тарихы турында материаллар җыю белән «Истоки» туган якны өйрәнү түгәрәгендә өлкән сыйныф укучылары шөгыльләнә, үзем — мәдәният йорты каршындагы түгәрәк эше җитәкчесе.
Авылда карт әби-бабайлар һәм әкиятчеләр бик күп. 2019 елда минем җыелган фольклор материаллары буенча себер татарларының «Себер татар халкы авыз иҗаты» дигән беренче мәкаль һәм әйтемнәр китабы дөнья күрде. Китап себер татарларының фольклорын өйрәнүчеләргә, студентларга һәм укучыларга, укытучыларга, телдән халык иҗатын яратучыларга адреслана.
Себер татар этнография музеена башлангыч сыйныф укытучысы Нәфиха Мөхәммәтуллина тырышлыгы белән җыелган мәктәпнең музей почмагы да кушылды.
Татар авылы — себер татар халкы тарихының һәм мәдәниятенең төп чыганагы, монда әле узган һәм аннан алдагы гасырның истәлекләрен тирә-як авыллардан җыелган борынгы әйберләр һәм материаллар белән торгызырга була. Музейны туристик үзәккә әйләндерергә кирәк.
Экскурсия турлары оештырырга теләк бар. Бөек Ватан сугышы ветераннарының «Үлемсез полк» фотогалереясын урнаштыру планлаштырыла. Теләгән һәркем үз герое — җиңүчесе хөрмәтенә клумба, куак утырта һәм яшел үсентеләрне үстерә, тәрбияли алачак.
Шулай ук урамда кулдан баскан кирпечләрдән икмәк пешерү өчен татар мичен чыгару, түбә астында чана, арба, көймә урнаштырасы килә.
Музейның еллык эш планы төзелде, ул мәдәният йорты белән берлектә башкарылачак.
Музей хуҗасыз булырга тиеш түгел, минемчә, бу — дәүләт байлыгы!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз