Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төмән өлкәсендәге мәчеттә балаларга татар телен өйрәтәләр
“Балалар татар телен начар белә”, - ди Раил хәзрәт.
(Казан, 6 июль, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Төмән өлкәсе Ялутор шәһәре мәчете каршында мөселман балалары өчен ял итү урыны булдырылган. Алар аны мәйданчык дип атаганнар. Бу хакта Төмән өлкәсенең Татар конгрессы әгъзасы Сафия Хәйруллина хәбәр итте.
Ялутор шәһәре мәчете имамы Раил Мәхмүтов мәчет каршындагы мәйданчыкка йөрүче балаларның көн тәртибен атап китте.
“Безнең мәйданчыкка 6 яшьтән 14 яшькә кадәр 15-20 бала йөри. Алар сәгать 9 да мәчеткә килә һәм Ислам диненә кагылышлы вәгазь тыңлый. Аннан соң,татар милли үзәгенә барып, элекеге уеннарны уйныйлар. Соңыннан без, кабат мәчеткә барып, балаларга төрле мастер-класслар күрсәтәбез”, - диде Раил хәзрәт.
Раил хәзрәт Мәхмүтов сүзләренә караганда, балаларда мәйданчыкка йөрергә теләк сизелә: “Балалар үзләре теләп йөри. Аларның әти-әниләре кушкан белән генә йөрүләре сизелми. Күбесенчә дингә тартылмаган әти-әниләрнең балалары килә”.
Балалар өчен оешкан мәйданчыкта татар теле дәресләре дә уза. “Кызганыч, балалар татар телен начар белә, әмма аларда өйрәнергә теләк бар”, - дип белдерде Раил хәзрәт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз