news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән өлкәсе яшьләре көз гүзәле — Сөмбеләне сайлаган

Җиңүчене конкурслар ярдәмендә ачыклаганнар.

(Казан, 18 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Төмән өлкәсендәге “Безнең яшьләр” татар яшьләре клубы үзенең чираттагы чарасын — Сөмбелә бәйрәмен үткәргән.

“Без бу бәйрәмне ел саен билгеләп үтәбез. Биредә һәркем себер татарлары гореф-гадәтләре һәм тарихы белән таныша ала. Бу юлы безнең программа гадәти булмаганча оештырылган иде: без көз гүзәле — Сөмбеләне сайладык”, - дип хәбәр итте “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына клуб җитәкчесе Әлфия Сәмәрханова.

Җиңүчене конкурслар ярдәмендә ачыклаганнар. Үзен иң зирәк, тапкыр һәм белемле итеп күрсәткән туташ Сөмбелә исеменә лаек булган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100