Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төмән өлкәсе вәкилләре Татарстан белән тыгызрак багланышлар кирәк, дип саный
«2021-2023 еллар — Татарстанның төбәкләр белән бәйләнешен кору буенча төп еллар», — диде Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиле Ринат Насыйров.
(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Төмән өлкәсе татар иҗтимагый оешмаларының координацион советы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиле Ринат Насыйров фикеренчә, Татарстан башка төбәкләр белән яңа элемтә корырга тиеш.
Ул «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә бүген Татарстан белән мөнәсәбәтләр юридик, икътисади яктан ныгытылмаганын әйтте. «Төбәк мәгарифне үстерү институты килә монда, ләкин консультатив орган буларак кына. Икътисади бәйләнмәгәч эшләп булмый бит. Татарлар торган җирдә мәгарифне ничек үстерергә кирәклеген уйларга кирәк», — диде.
Ринат Насыйров бу эш озакка сузылырга тиеш түгел дип саный. «2021-2023 еллар Татарстанның төбәкләр белән бәйләнешен кору буенча төп еллар. Мөфтият ул эшне эшләде, съездлары узды — бүтән регионнарда үз бүлекләре ачыла башлады. Районнар, мәктәпләр буенча да горизонталь бәйләнеш турында сүз бара. Патронаж мәктәпләр булырга тиеш», — дип белдерде.
Төмән өлкәсенең «Яшь буын» яшьләр татар оешмасы рәисе Фәрит Корманов та аның сүзен хуплап: «Татарстан башка регионга хуҗа булмаса да, татарларыбызга ярдәм итәр өчен хатлар, мөрәҗәгатьләр булса, безгә дә җиңелрәк булыр иде», — диде.
Ринат Насыйров быел Төмән өлкәсендә милли-мәдәни автономия, мәгариф департаменты, милләт эшләре буенча комитет белән берлектә, башлангыч сыйныф татар укытучыларын әзерләү эше башланганын әйтте. «Кирәкле эш, ләкин аны системалы эшләтергә кирәк. Бюджетта аңа акча салынсын. Татар укытучылары хәстәрләргә мөмкинчелек бар — Тубылдамы, Төмәндәме… Яңадан әзерләү түгел, нәкъ менә баштан ук әзерләү турында сүз», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз