news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән өлкәсе татары: Татар теле Россиядә икенче дәүләт теле статусын алсын иде

«Татар телен мәктәпләрдә укый алсак, эшләребезнең нәтиҗәсе булыр иде», — диде Луиза Шәмсетдинова.

Төмән өлкәсе татары: Татар теле Россиядә икенче дәүләт теле статусын алсын иде
Зилә Мөбәрәкшина

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Төмән өлкәсендәге «Мирас» татар оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова Себер татарлары исеменнән татар теленең Россиядә икенче дәүләт теле статусын алсын иде, дигән теләген әйтте.

«Татарлар белән Милләт җыенында бергә җыелышуыбыз — зур вакыйга. Казанны, татарларны яратабыз, бердәмлек өчен эшлибез. Рәхәтләнеп татар телен мәктәпләрдә укый алсак иде, эшләребезнең нәтиҗәсе булыр иде. Себер татарлары исеменнән әйтәм, без — бер татар, бергә булыйк, бердәм булыйк», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Луиза ханым Казанга һәрчак өмет белән килүен сөйләде. «Себер ханлыгы башкаласын төзекләндерәсебез килә, бергә-бергә торгызып булыр дип ышанам. Киләчәгебез бер булыр дип уйлыйм», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100