news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән өлкәсе Татарстандагы махсус икътисади зона тәҗрибәсен өйрәнергә җыена

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор белән очрашты.

Төмән өлкәсе Татарстандагы махсус икътисади зона тәҗрибәсен өйрәнергә җыена
tatarstan.ru

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Төмән өлкәсе Татарстанның сәнәгать мәйданчыклары һәм махсус икътисади зоналар булдыру тәҗрибәсе белән кызыксына. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор белән Казан Кремлендә узган очрашуында сүз барды.

Төмән өлкәсе дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрне укыту һәм яңадан укыту тәҗрибәсен алырга һәм, җирле халыкны җәлеп итеп, иҗтимагый киңлекләрне оештыру тәҗрибәсен өйрәнергә планлаштыра.

«Без төбәкләребезнең потенциалы ачылып бетмәгәнен күрәбез. Безнең өчен 14 млрд сумлык товар әйләнеше күп түгел. Бу саннарны арттыру буенча зур потенциалыбыз бар», - диде Татарстан Президенты.

Аның сүзләренчә, Төмән өлкәсе – Россиянең әйдәп баручы төбәкләренең берсе, анда гадәттәгечә инновацияләр бик күп. Татарстан делегациясенең ике сәфәре дә быел файдалы һәм киләчәктә хезмәттәшлек итү өчен этәргеч булды.

Губернатордан тыш, Төмән өлкәсе делегациясе составына төбәкнең шәһәр һәм районнары башлыклары кергән. Алар Татарстанның Дәүләт идарәсе һәм инвесторларны җәлеп итү өлкәсендәге тәҗрибәсен өйрәнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100