news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән өлкәсе татарлары милли-мәдәни мохтәрияте эшлекле җыен үткәрде

Узган атна ахырында үткәрелгән Төмән өлкәсе татарлары милли-мәдәни мохтәрият Шурасы утырышы көн үзәгендә торган мәсьәләләргә багышланган иде

(Төмән, 8 февраль, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Ришат Җиһаншин җитәкчелегендәге Төмән өлкәсе татарлары милли-мәдәни мохтәрият Шурасының утырышында шушы елның февраль аенда үтәчәк Татар мәдәнияте көннәре программасы, май аенда үтәчәк Булат Сөләйманов укуларына әзерлек, татар этномәдәни мәктәпләрдә татар теле укытылуының торышы һәм себер татарлары үсешенә кагылышлы кайбер мәсьәләләр каралды.
Татар мәдәнияте көннәре программасы белән өлкә Милли мәдәниятлар йортының татар бүлеге җитәкчесе Гөлфия Хәлитова таныштырды. Татар мәдәният көннәре 24 февральдә башланып, 14 мартка кадәр дәвам итәчәк. 24-27 нче февраль көннәрендә татарлар тупланып яшәгән Төмән, Ялутор, Тубыл шәһәр һәм районнарында, Түбән Тәүде, Яркәү, Вагай, Аромаш, Исәт районнарында җирле Татар мәдәният көннәрен тантаналы ачу, зурлар арасында һәм балалар “Таң йолдызы” фестивале кысаларында сәнгать ярышлары үткәреләчәк, милли ашлар, милли кием, кулланма сәнгать әсәрләре күргәзмәләре оештырылачак.
Гала-концерт шул ук “Төзүче” мәдәният сараенда 14 мартка планлаштырылган. Гала-концертта шәһәр һәм район фестивальләрендә җиңеп чыкканнар һәм Ом, Нефтеюган шәһәрләреннән килгән сәнгать коллективлары катнашачак.
Татар мәдәнияте көннәре кысаларында Тубыл шәһәрендә 3 нче мартта сөяктән уеп ясау остасы Минсәлим Тимергазеевның иҗат лабораториясендә очрашу, 6 нчы мартта Төмән шәһәренең Кырынкүл авылындагы 52 нче мәктәбендә “ Мәдәният һәм мәгариф” темасына, 9 нчы мартта Төмән шәһәренең “Төзүче” мәдәният сараенда “ Төмән өлкәсендә сәнгать үсешенең торышы” темаларына түгәрәк өстәлләр үткәрү каралган.
10 нчы мартта исә Төмән өлкәсенең иң яхшы сәнгать коллективлары Ом шәһәрендә концерт программасын тәкъдим итәчәк.
Быелгы Татар мәдәнияте көннәренең программасы гадәттән тыш зур, бай дип таптылар Шура әгъзалары. Өлкә Милли мәдәниятлар йортының татар бүлеге җитәкчесе Гөлфия Хәлитова бу чарага өлкә бюджетыннан финанс ярдәме алдагы еллардагыга караганда күпкә кимрәк булуын белдереп, программаны тулысынча гамәлгә ашыру кыен булыр, диде. Мохтәрият җитәкчесе Ришат Җиһаншин исә район җитәкчеләре дә ярдәм күрсәтми калмас, программаны тулысынча үтәрбез, дип ышандырды.
Мәдәният көннәре кысаларында Төмән өлкәсенең традициягә кергән, һәркемгә таныш сәнгать төркемнәре катнашачак: Әхтәм Назыйров җитәкчелегендәге “Әхтәмлеләр” Халык җыр ансамбле, Хәким Мирхәйдәров җитәкчелегендәге “Дуслык” Халык җыр ансамбле, Төмән өлкәсенең көньяк районнары һәм шәһәрләреннән, Нефтеюган, Ом, Том шәһәрләреннән килгән сәнгать төркемнәре катнашачак, әмма аларның барысы да үзешчән сәнгать төркемнәре. Шура әгъзасы, мәдәният белгече Фәрит Хәкимовның Казаннан профессиональ сәнгать төркемнәрен чакырып китерү Мәдәният көннәренең сәнгати сыйфатын күтәрергә ярдәм итәр иде, дигән тәкъдимен Шура рәисе Ришат Җиһаншин кабул итмәде, аларны кабул итү өчен безнең финанс мөмкинлекләребез юк, ә күрше өлкәләрдән чакырылган коллективлар үз акчаларына киләләр, дип аңлатты.
Быелгы мәдәният көннәренең программасы зур, бай булып күренсә дә, анда, елдагыча, төп урынны концертлар били, һәр елдагы кебек, милли ашлар, милли киемнәр, кулланма сәнгать әсәрләре күргәзмәләре җәелдерелеп күрсәтелгән, ә туган телнең, татар китабының ролен күтәрү, китапханәләрне дә катнаштыру, пресс-конференция үткәрү каралмаган, гәрчә узган ел башында үткәрелгән Шура утырышында югарыда телгә алынган бу чараларны Мәдәният көннәре кысаларына кертү турында тәкъдимнәр әйтелгән булса да.
Моның сәбәпләре аңлашыла ки, Милли мәдәниятлар йортының татар бүлеге җитәкчесе, Мәдәният көннәре программасын мөмкин кадәр киңрәк итеп төзергә тырышкан Гөлфия Хәлитова – яшь белгеч, рус телендә генә сөйләшергә тырыша, татар китапларын укырга әзерлеге юк, Мәдәният көннәрен тантаналы ачуда катнашачак Төмән яшьләре дә туган тел белән кызыксынмыйлар. Үзләре яхшы белмәгән татар теленә бәйле чараларны ничек итеп оештырырга белмәүләре гаҗәп түгел, ә менә программаны төзешергә белгән кешеләрне җәлеп итмәүләре аңлашылып бетми.
Әйтергә кирәк, Шура утырышында татар этномәдәни мәктәпләрдә туган телнең укытылуына бәйле мәсьәләләр тирәсендә сөйләшү шактый эшлекле төстә барды, кирәкле карарлар кабул ителде.
Төмән дәүләт университеты Гуманитар эзләнүләр институтының диннәр секторы профессоры Александр Ярков май аенда үткәреләчәк Булат Сөләйманов укуларының быелгы үзенчәлекләре белән таныштырды.
Җыенның төрле мәсьәләләргә багышланган өлешендә Шура рәисе Ришат Җиһаншин җыенда катнашучыларга сазъяк авылларында яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен яклау җәһәтеннән өлкә губернаторы Владимир Якушев белән милли-мәдәни мохтәрият исеменнән алып барылган сөйләшүләрнең нәтиҗәсен җиткерде. Милли-мәдәни мохтәрият җитәкчелегенә Тубыл районының сазлар, күлләр арасында адашып калган Ачир һәм Лайтамак авыллары кешеләре күлләренең шәһәр эшкуарларына арендага аукцион аша бирелүе сәбәпле гасырлар буе аларны тукландырып торган күлләрендә балык тоту хокукыннан мәхрүм булулары турында хәбәр итеп, күлләрне аларга калдыру чарасын күрү үтенече белән килгән булганнар. Ришат Җиһаншин сазъяк татарларының үтенечен губернатор Владимир Владимирович Якушевка җиткергән, һәм губернатор сазъяк авыллары тирәсендәге күлләрне аукцион аша таратуның туктатылуы турында язма рәвештә рәсми хәбәр биргән. Бу хәбәрне Җиһаншин Шура әгъзаларына да җиткерде.
Ул себер-татар теленең норматив грамматикасын эшләү кирәклегенә дә җитди басым ясап әйтте.
Утырышта Шура әгъзаларының уртак фикерләре өстенлек алды, катнашучылар канәгать булып калды бу утырыштан.
Чынлап та, Себердә яшәүче татарларның рухи-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү җәһәтеннән бик күп җитди мәсьәләләр хәл ителми торса да, өлкә татарлары милли-мәдәни мохтәрияте Шурасының соңгы утырышы аның җәмәгатьчелек вәкилләре һәм

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100