news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән өлкәсе татарлары Конгрессы эшен җанландыра

Конгресс аппараты җитәкчесе Гүзәл Тимаканова катнашы белән кичә генә булып үткән утырышында җитди мәсьәләләр каралды, бүгенге дәүләт сәясәте шартларында төбәгебездә туган телне саклап калу чараларына аеруча әһәмият бирелде

(Төмән, 15 гыйнвар, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Нурулла Саттаров һәм Ринат Насыйров җитәкчелегендәге өлкә татарлары Конгрессы аяк атлап кергән яңа елда милли үзаңны үстерүгә, яшьләрне милли рухта тәрбияләүгә, аларны милли үсеш хәрәкәтендә активлаштыруга, туган телнең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрүне планлаштыра һәм шуңа әзерлекне бүгеннән җанландырып җибәрде инде.
Традициягә әверелгән, февраль аенда узачак татар кызлары “Себер Йолдызы” һәм “Татар егете” бәйгеләрендә катнашучыларны сайлап алу кастинглары Тубыл районы һәм шәһәре, Вагай, Ялутор һәм Түбән Тәүде районнарында булып үтте, гыйнвар ахырына кадәр Яркәү районында Төмән шәһәре һәм районында үткәреләчәк.
Конгресс тагын бер җитди эш башлап җитбәрде. Татарстан Фәннәр академиясе Тарих институтың мониторинг-эзләнүләр юнәлеше ярдәмендә Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан төзеләчәк “Россия Федерациясендә яшәүче татарларның 2010-2020 еллар эчендә үсеше” программасына нигезләмә итеп үткәреләчәк сорашулар анкетасын Нефтегаз университетының профессоры, социологик фәннәр докторы Нурсафа Хәйруллина җитәкчелегендә Төмән галимнәреннән торган төркем карап тикшерде һәм җирле үзенчәлекләргә бәйле сораулар белән баетты. Анкета татар халкы тарихыннан мәгълүматлар, генофон, демография, милли гаилә, социаль катламнар, мәгариф һәм тәрбия, мәдәният бүлекләреннән тора, алар эченә халкыбызның рухи-әхлакый халәтен, милли-мәдәни ихтыяҗларының канәгатьләндерелү дәрәҗәсен, туган телгә һәм милли үзенчәлекләргә карашын, милләтнең элитасын ачыклый торган сораулар – барлыгы 95 сорау кертелгән.
Тиздән татарлар яшәгән төбәкләрдә шушы анкета нигезендә сорашулар эше башланып китәчәк, бу эшкә башлыча югары уку йортларында белем алучы студентлар җәлеп ителәчәк.
Өлкә татарлары Конгрессының Мәгариф департаменты да эшлекле җыенын үткәрде. Аның Конгресс аппараты җитәкчесе Гүзәл Тимаканова катнашы белән кичә генә булып үткән утырышында җитди мәсьәләләр каралды, бүгенге дәүләт сәясәте шартларында төбәгебездә туган телне саклап калу чараларына аеруча әһәмият бирелде.
Быелгы яңа уку елын башлаганда татар этномәдәни компонентлы мәктәпләрдә башлангыч сыйныфларда туган телне укыту мөмкинлеген биргән яңа дәүләт укыту планы вариантын сайлап алырмы мәктәпләр – бу сорау игътибар үзәгенә куелып каралды. Менә бу мәсьәләгә карата ата-аналарның карашы төрле булачак, ә укыту планнарыннан үзләрен канәгатьләндергән вариантны сайлап алу хокукы ата-аналарга бирелә, шушы укыту планын кабул итәргә теләмәгән ата-аналар булачагы бүгеннән билгеле. Әгәр ата-аналар мәктәпләрдә туган телнең укытылуын кирәксез дип тапса, мәктәп рус мәктәпләре өчен төзелгән план буенча эшләячәк, ул вакытта мәктәпләргә туган телне яңадан кайтару мөмкинлегенең бөтенләй юкка чыгуы мөмкин. Урта һәм югары сыйныфлар өчен туган тел кертелгән дәүләт стандартының әлегә кадәр төзелмәвен исәпкә алганда, ата-аналар бүген туган телдән баш тартса, киләчәктә урта һәм югары сыйныфлар өчен туган телле укыту планын төзү кирәге юк, дип каралачагы да ихтимал.
Башлангыч сыйныфларда беренче сыйныфтан башлап туган телгә атнасына өчәр сәгать бирелгән шушы укыту планы 5 көнлектән 6 көнлек уку атнасына күчүне таләп итә, күп ата-ананы бу хәл канәгатьләндерми. Шунлыктан Конгрессның Мәгариф департаменты урыннарга чыгып ата-аналар белән аңлату эшен бүгеннән башлап җибәрергә кирәк, дигән карарга килде.
Аның өчен апрель аена планлаштырылган өлкә “Татар гаиләсе” бәйгесендә катнашучыларны сайлап алу чараларын авылларда оештырып, ул чараларны туган телнең абруен күтәрү өчен киңрәк файдаланырга кирәк, дигән карарга килде җыелыш.
Тукай көннәрен ел саен Туган тел фестивале итеп үткәрүне Конгресс җитәкчелеге белән киңәшеп хәл итү дә планлаштырылды.
Туган телнең язмышы нигездә гаиләдә хәл ителә торган бүгенге шартларны исәпкә алып, Мәгариф департаментының әгъзалары милли мәгариф белән милли гаилә мәсьәләләрен аерып карарга мөмкин түгел, шунлыктан бу департаментның Мәгариф һәм гаилә департаменты дип аталуы дөресрәк булыр, аның максатлары да киңәер, дигән карарга килделәр җыелышта катнашучылар.
Мәгариф һәм гаилә департаментының җитәкчесе итеп Тубыл социаль-педагогика академиясе доценты, педагогика фәннәре кандидаты Клим Садыйков сайланды, әгъзалары – Төмән дәүләт университеты доценты Равил Гыйльфанов, Төбәк мәгарифен үстерү институты доценты Сания Насыйбуллина һәм ветеран укытучы, өлкә татар хатын-кызлары “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Бибинур Сабирова.
Мәгариф һәм гаилә департаменты эшенә татарлар төпләнеп яшәгән һәр районнан һәм шәһәрдән укытучылар я җәмәгать эшлеклеләре арасыннан вәкилләр җәлеп итү дә каралды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100