news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Төмән өлкәсе татар милли-мәдәни мохтәрияте тормышыннан

^Төмән өлкәсе татар милли-мәдәни мохтәрияте тормышыннан

(Төмән, 22 март, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Төмән өлкәсе Тубыл шәһәренең Себер татарлары мәдәнияте үзәгендә өлкә татарлары милли-мәдәни мохтәрияте Шурасының чираттагы күчмә утырышы булып үтте. Бу әле узган ел ахырында сайланган яңа Шураның эшлекле беренче генә утырышы иде. Алдагылары исә аның структурасын төзү белән шөгыльләнде.

Көн тәртибендә Тубыл шәһәрендә милли мәгариф һәм мәдәният үсешенең бүгенге хәле, шулай ук Мәдәният үзәге белән шәһәр милли-мәдәни мохтәриятенең эш тәҗрибәсе каралды.

Мәдәният үзәге директоры Сафиулла Ильясов 17 ел дәвамында эшләп килүче бу учреждениенең структурасы һәм эш системасы белән кыскача таныштырды. Үзәктә 75 хезмәткәр эшли, шәһәр хакимияте аны елына 4 миллион 500 мең сум күләмендә финанслап тора. Шәһәр мэры, өлкә думасы депутаты Евгений Воробьевның бу Үзәк эше белән һәрдаим кызыксынып торуы, аңа зур теләктәшлек күрсәтүе күптән билгеле.

Үзәк китапханә, музей, филармония концерты, төрле клублар, радио һәм телетапшырулар эшчәнлеген оештырып, аларның нәтиҗәле эш системасын булдыруга ирешкән һәм комплекслы план буенча елына 500ләп чара үткәреп тора.

Иң зур уңышларга ирешкән музей эше белән аны оештырып, бүгенгә кадәр җитәкчелек иткән Равилә Кутумова таныштырды. Равилә ханым Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы да. Ул Себер татарларының тарихы, көнкүреше, милли мәгарифенең үсеш юллары, крайның күренекле шәхесләре турында бай материал җыйган, Себер язучыларыннан Якуб Зәнкиев һәм Булат Сөләйманов иҗатын музей фондларында тирән чагылдырган һәм бик күп уникаль экспонатлар җыйган. Тик музей гына әле мөстәкыйль музей статусын алмаган икән. Ләкин киләчәктә бу мәсьәләнең уңай хәл ителүенә ышаныч юк түгел.

Китапханә җитәкчесе Фәния Абайдуллина чыгышыннан шунысы ачыкланды: китапханәдә рус һәм татар әдәбиятыннан бай гына фонд тупланган. Казаннан газета һәм журналлар алдырыла, аның 3500 укучысы бар. Әмма укучылар саны елдан-ел кими бара, чөнки туган телдә укый алган өлкәннәр саны азая бара, ә яшь буын туган телдә укый алмый. Шуны исәпкә алып, китапханә төрле мәктәпләрдә һәм Үзәкнең үзендә милли мәдәниятебезне пропагандалау максаты белән туган телдә генә түгел, рус телендә дә төрле чаралар үткәрүгә игътибар юнәлтә. Китапханәне дә әле сүзлекләр һәм төрле белешмәләр белән баетасы бар икән.

Үзәктә радио һәм телетапшыруларны заман таләпләренә туры китереп алып бару өчен аның бернинди җайланмасы, кирәкле аппаратуралары да юк. Шулай ук Үзәкнең элекке елларда төрле мәктәпләрдә түгәрәкләр аша ел саен 500ләп татар баласын туган телгә өйрәтеп килгән мәгариф юнәлеше үзенең эшен бөтенләй туктатырга мәҗбүр булган. Чөнки мәдәният учреждениесе лицензиясе белән генә телләрне укытып булмый. Тел укыту юнәлешен алып бару өчен аңа өстәмә мәгариф учреждениесе булып әверелергә кирәк, ә Үзәк исә бу формага күчүне кулай күрми. Шәһәрдә туган телне саклап калуга бәйле проблемаларны соңгы елларда татар балалары өчен аерым сыйныфлар ачып җибәргән 15нче рус-татар катнаш мәктәбе директоры Сәет Хисмәтуллин ачып күрсәтте. Элек төбәктә танылган татар милли мәктәбе булган бу мәктәптә 380 бала укый, шуларның 180е - туган телне өйрәнүче татар балалары. Сәет Хисмәтуллин катнаш мәктәптә факультатив, йә атнасына берәр сәгать тел өйрәнү системасы гына туган телне үзләштерүне тәэмин итә алмаганлыгын вакыт исбат итте, дип аңлатты. Ата-аналары да рус телендә генә сөйләшкән бүгенге буын балаларын туган телгә өйрәтү өчен җитдирәк чаралар күрелергә тиешлегенә аеруча басым ясап, ул өстәмә мәгариф учреждениесе булдыру тәкъдимен кертте. Бу фикергә кайбер Шура әгъзалары да кушылды.

Ни кызганыч, Төмән шәһәрендәге “Этнос” исемле өстәмә белем бирү үзәге тәҗрибәсе түгәрәкләр ярдәмендә генә телне саклап калырга, аның киләчәген тәэмин итәргә мөмкин түгеллеген күрсәтеп торса да, Шура әгъзалары милләттәшләребез күпләп яшәгән шәһәрләрдә татар мәктәпләре, йә гимназияләре ачу идеясен хупламады. Чөнки алар милли мәктәпләрне торгызу бүгенге көндә мөмкин түгел дип уйлый. Мәгариф департаментының татар мәктәпләрен җәелдерү түгел, ә аларны кыскартканнан-кыскарта барулары татар мәктәпләрен торгызуга ышанычны тәмам бетерде.

Төбәктә мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә үткәрелгән бюджет оптимизациясенең нәтиҗәләре ачыкланды инде. 3 ел элек Тубыл мәдәният үзәгендә 150 штат берәмлеге финансланып торган булса, бүгенге көнгә штат ике мәртәбәгә киметелгән. Мәдәният учреждениеләренең коммерциягә нигезләнмәгән аерым оешмага әверелдерелүе дә шул ук оптимизациянең башка төре генә.

news_right_1
news_right_2
news_bot