news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән өлкәсе Татар мәдәнияте көннәрендә концерт, күргәзмә, әдәби кичәләр көтелә

Татар мәдәнияте көннәре “Таң йолдызы–2017” һәм “Халык сәнгате” смотр-бәйгеләре лауреатлары Гала-концерты белән тәмамланачак.

(Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ”). 18 февральдә Төмән өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре ачыла. Өлкәнең Мәгариф һәм фән департаменты, Милләтләр эшләре буенча комитеты, Мәдәният департаменты ярдәме белән ул Төмән өлкәсе татар һәм себер татарлары милли-мәдәни мохтарияте тарафыннан оештырыла.

Төмән өлкәсенең "Яңарыш" татар газетасы таныштырган программа буенча, Татар мәдәнияте көннәре тантаналы төстә Төмән шәһәренең “Төзүче” Милли мәдәниятләр сараенда ачылачак. 18 февральдә биредә өлкәнең татар композиторлары, шагыйрьләре, язучылары һәм рәссамнары иҗатына багышланган “Халкым мирасы” фотокүргәзмәсе, “Халкым бизәкләре” декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе, “Татар ашлары” күргәзмә-бәйгесе оештырылачак. Төмән өлкәсе татар эстрадасы йолдызлары катнашында зур концерт булачак.

Мәгълүм булганча, Татар мәдәнияте көннәре кысаларында, 11-22 февральдә Төмәндә XXVI “Таң йолдызы–2017” төрки телле халыклар балалар иҗаты өлкә смотр-бәйгесе һәм “Халык сәнгате” VII өлкә үзешчән сәнгать иҗаты смотр-бәйгесе узачак.

19 февральдә “Төзүче” сараеның “Дуслык” татар җыр ансамбле Төмән районнарында концертлар куячак. 20 февральдә исә “Яңарыш” газетасы редакциясендә “Әдәби Төмән” әдәби түгәрәгенең Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, язучы Якуб Зәнкиев (1917-2003) истәлегенә багышланган киңәйтелгән утырышы булачак. "Иртеш таңнары", "Ялкында өтелгән мәхәббәт" романнары, "Кайчы колак" кебек хикәяләр җыентыклары белән танылган язучының тууына быел 6 апрельдә 100 ел тула.

Татар мәдәнияте көннәре программасына Ялутор шәһәрендә эшләүче Зөһрә Кожевникова җитәкчелегендәге “Сандугач” татар җыр ансамбленең 21 февральдә Төмән районнарында концертлары да кергән.

22 февральдә Экология елына багышлап, Төмәннең “Төзүче" сараенда балалар өчен “Туган җиребезнең табигатен сакла!” уен рәвешендә белем бирү программасы тәкъдим ителәчәк. 24 февральдә “Сүзге” балалар вокаль ансамбле Тобольскиның 15нче урта мәктәбендә “Дөньяда бәхетләр төрле” дип исемләнгән концерт куячак.

Татар мәдәнияте көннәре “Төзүче” Милли мәдәниятләр сараенда 26 февральдә “Таң йолдызы–2017” һәм “Халык сәнгате” сморт-бәйгеләре лауреатлары Гала-концерты белән тәмамланыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100