news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән өлкәсе халык ансамбле җитәкчесе балаларның туган телне белмәвен ата-анадан күрә

Төмән өлкәсе Ялутор шәһәренең “Сандугач” халык ансамбле җитәкчесе Зөһрә Кожевникова балаларга татар телен өйрәтү алымнары белән уртаклашты.

Төмән өлкәсе халык ансамбле җитәкчесе балаларның туган телне белмәвен ата-анадан күрә
Рамил Гали

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Төмән өлкәсендә татар балаларының үз телләрен белмәүләрендә ата-аналары гаепле. Төмән өлкәсе Ялутор шәһәренең “Сандугач” халык ансамбле җитәкчесе Зөһрә Кожевникова шулай дип саный. Бу атнада ансамбль Татарстанга кунакка килде. Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында ансамбль вәкилләре – себер татарлары белән очрашу да узды.

Зөһрә Кожевникова билгеләп узган проблемаларның берсе – балаларның тел белмәве. “Кечкенә җырчы кызчыкларыбыз бар, тик алар белән эшли алмыйм, чөнки алар рус телендә җырлый. Алар белән Фәрит Корманов (Төмән өлкәсе “Яшь буын” оешмасы җитәкчесе Фәрит Корманов – Т.И. искәрмәсе) җитәкчелек итә. Мин моны проблема дип саныйм, монда ата-аналарын гаепләр идем. Өйдә татарча сөйләшмәсәләр, балалар татар телен каян белсен? Минем омтылуым белән генә татарча җырлап китә алмый бит алар”,  – дип белдерде ансамбль җитәкчесе.

Зөһрә ханым мәчеттә һәм татар үзәгендә ел саен июнь, июль, август айларында татар гаиләләреннән татар балаларын җыеп шөгыльләнүләре турында әйтте. “Мәчетнең имамы дин нигезләрен өйрәтсә, мин гореф-гадәтләрне, уеннарны, җырларны өйрәтәм. Беренче атнада балалар белән рус телендә 100 процент, икенче атнада 75, өченче атнада 50, дүртенче атнада 25 процент сөйләшәм. Аннан соң татар телен бик тә яхшы аңлый башлыйлар”, – дип ул балаларга татар телен өйрәтү серләре белән уртаклашты.

“Кечкенә генә авылларда татарча белем бирүче мәктәпләр ябылды. Ул балаларны якын тирәдәге рус мәктәпләренә йөртәләр. Татар авылларында картнәкәү, картатау дигән сүзләр беткән. “Дедушка, бабка” дип эндәшәләр”, – дип ачынып сөйләде Зөһрә Кожевникова “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100