news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән өлкәсе губернаторы җирле татарларның актив булуын билгеләп үткән

Бүген Төмән губернаторы Александр Моор белән Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев очрашты.

(Казан, 19 декабрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева).  Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моорның җирле татарларның актив эшләүләрен билгеләп үтүен әйтте. Аларның эшлекле очрашуы бүген Төмәндә булган.

Васил Шәйхразиев Төмән губернаторының Татарстан нефтьчеләрен телгә алуын әйтте. Татарстан нефтьчеләре Көнбатыш-Себер ягулык-энергетика комплексын булдыру өчен күп эш башкарды, дигән губернатор.

"Киләсе елда сентябрь аенда Төмәндә 10нчы нефть-газ форумы була. Александр Моор минем аша Татарстан делегациясен, шул исәптән Президентны, әлеге чарага чакырды", - диде Шәйхразиев.

Милли Шура рәисе Төмән губернаторына җирле татарларның милли-мәдәни эшчәнлекләре турында сөйләвен әйтте. "Әгәр җирле татарларның милли мәгариф учреждениеләрен булдырырга теләкләре булса, аларга ярдәм итү җаен, татар мәктәпләрен һәм балалар бакчаларын арттыру мөмкинлекләрен карап үттек", - диде Шәйхразиев.

  • Татарлар Төмән өлкәсендә халык саны буенча икенче урында торган милләт. 2010 елның җанисәп мәгълүматлары буенча, Төмән өлкәсендә 34 меңгә якын татар яши, бу халык санының 6,1% тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100