news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Төмән өлкәсе Думасына татар җәмәгатьчелегенең үтенеч-тәкъдимнәре
11 мартта Төмән өлкәсе Думасы депутат көне кысаларында милли-мәдәни мохтәриятләрнең эшен камилләштерүгә багышланган киңәшмә үткәрергә җыена
Скопировать ссылку
(Төмән, 6 март, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Өлкә Думасы бу утырышка кадәр алдан ук милли-мәдәни оешмалар җитәкчеләренә милли-мәдәни мохтәриятләр эшен яхшыртуга бәйле тәкъдимнәрен тапшыру үтенечен җиткергән иде.
Бу җәһәттән өлкә милли-мәдәни мохтәрияте үзе аерым һәм тагын өч оешма - “Ак калфак” өлкә татар хатын-кызлары оешмасы, Төмән шәһәре татарлары һәм Төмән шәһәре казан татарлары милли-мәдәни мохтәриятләре бергәләп үз тәкъдимнәрен тапшырды.
Өлкә татарлары милли-мәдәни мохтәрияте күптән инде өлкә Хөкүмәтенә себер татарларын аерым мөстәкыйль этнос итеп танып, аларның милли-мәдәни ихтыяҗларын Россиянең азсанлы җирле халыкларына бирелә торган ташламалар белән тәэмин итеп канәгатьләндерү үтенече белән чыккан иде. Бу үтенечкә җавап итеп, губернатор аппараты, бу мәсьәләне тирәнтен өйрәнеп хәл итү өчен, үз каршында галимнәрдән, тиешле белгечләрдән торган комиссия төзелүе турында хәбәр итте. Шуннан соң берникадәр вакыт үткәч, губернатор аппараты өлкә татарлары милли-мәдәни мохтәриятенә әлеге комиссиянең нәтиҗәләре өлкә Думасының милли эшләр комиссиясенә тапшыралды, дип җавап бирде.
Өлкә татарлары милли-мәдәни мохтәриятенең башкаручы мөдире Тимергали Мирасов әйтүенчә, шуннан соң шактый вакыт узган булуга карамастан, Өлкә Думасының рәисе урынбасары Геннадий Корепанов җитәкчелек иткән милли эшләр комиссиясенең әлегә кадәр мохтәрияткә бу хакта җавап биргәне юк. Югарыда телгә алынган өлкә Думасы утырышында өлкә татарлары милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Ришат Җиһаншин бу мәсьәләне яңадан күтәрергә җыена икән.
“Ак калфак” оешмасы һәм Төмән шәһәренең ике мохтәрияте бергәләп тапшырган тәкъдимнәр түбәндәгеләрдән гыйбарәт: төбәгебездә туган телнең һәм милли мәдәниятнең торышы турында белешмә, Өлкә Думасының Дүләт Думасына мәгариф дәүләт стандартын алып ташлаган 309 нчы канунына туган телләр файдасына үзгәрешләр кертү хакында кануный инициатива белән чыгуы, Өлкә Думасының үзендә туган телләрне саклап калу мәсьәләләрен карап, тиешле карарлар кабул итү, эшләрендә күзгә күренерлек уңай нәтиҗә күрсәтә алмаган Төмән шәһәре Татар мәдәнияте үзәге белән өлкә Милли мәдәниятләр йортындагы методик татар бүлеген бер өлкә татар мәдәнияте учреждениесенә әверелдерү.
Шуның өстенә, бу өч оешма милли-мәдәни мохтәриятләр эшенең бер принципиаль ялгышлыгын күрсәтте. Ул да булса мәдәният буенча профессиональ әзерлекле белгечләрдән тормаган, җәмәгатьчелек нигезендә генә эшли торган милли-мәдәни мохтәриятләргә мәдәният эшләрен тулысынча тапшырып кую дөрес түгел, чөнки аның бу эшне алып бару, мәдәни чаралар үткәрү өчен мөмкинлекләре юк, ә мәдәни чаралар хөкүмәт структуралары аша мәдәният учреждениеләре тарафыннан гамәлгә ашырылырга тиеш, дигән фикер җиткерелде Өлкә Думасына. Халыкның вәкаләтле вәкиле булып торган милли-мәдәни мохтәриятенең төп бурычы - халык мәнфәгатьләрен яклауга юнәлтелгән мәсьәләләрне карап, белгечләр ярдәмендә үсеш программасын төзеп, ул программаның идарә органнары белән тыгыз бәйләнештә мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре аша гамәлгә ашырылуына ирешү.
Өлкә Думасына “ Ак калфак” оешмасы төбәгебездә милли мәгариф мәсьәләләрен карау үтенече белән бер мәртәбә генә мөрәҗәгать итмәде инде. Шуның нәтиҗәсе бер дә булмады түгел, булды, тик кардиналь үзгәрешләр генә булмады, милли мәгариф мәсьәләләре Өлкә Думасы утырышына чыгарылып каралмады, эш планына да кертелмәде, чөнки парламентлар, идарә органнары милли-мәдәни мохтәриятләр белән генә эшләү позициясеннән тайпылырга теләмиләр, ә мохтәрият мондый үтенечләр белән чыкмады.
Күптән түгел өлкә Хөкүмәте каршында милли-мәдәни оешмалар катнашы белән үткән киңәшмәдә Төмән өлкәсендә яшәүче диаспора вәкилләре дә туган телләрен саклау, милли мәдәниятләрен үстерү өчен шартлар җитешмәүгә бәйле моң-зарларын, ризасызлыкларын белдергәннәр иде. Бәлки, бүгенге шушы вәзгыятьне искә алып, төбәгебездә сәяси тотрыклылыкны саклап калу хакына Өлкә Думасы рус булмаган милләтләрнең телләрен саклауга карата үз мөнәсәбәтен уңай якка үзгәртер, дигән өмет чаткысы яши әле милли хәрәкәт вәкилләрендә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot