news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән өлкәннәргә хөрмәт күрсәтте

Тубыл шәһәренең Сәфиулла Ильясов җитәкчелегендәге Себер татарлары мәдәният үзәге өлкәннәрне үз бинасына чакырып бәйрәм оештырды, котлаулар Үзәк сәнгатькәрләре башкарган музыка, җыр, биюләр белән аралашып барды

(Төмән, 2 октябрь, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Себердә яшәүче татарлар арасында иң яхшы сакланган милли традицияләрнең берсе - өлкәннәргә олы хөрмәт күрсәтү һәм ихтирамлы мөнәсәбәт.
Кичә генә үтеп киткән Өлкәннәр көнендә дә өлкән буын кешеләренә истә калырлык кадер-хөрмәт күрсәтелде.
Клублар, мәктәпләр сакланып калган авылларда чәй өстәлләре әзерләп, җырлы-биюле ял кичәләре оештырдылар.
Тубыл шәһәренең Сәфиулла Ильясов җитәкчелегендәге Себер татарлары мәдәният үзәге өлкәннәрне үз бинасына чакырып бәйрәм оештырды, котлаулар Үзәк сәнгатькәрләре башкарган музыка, җыр, биюләр белән аралашып барды. Бүген ул Үзәк шәһәрдән Иртыш елгасы гына аерып торган Сатылган авылы янындагы Тубыл Аэропорты хезмәткәрләренә концерт бүләк итә.
Төмән шәһәренең Венера Хәйруллина җитәкчелегендәге “Этнос” балалар үзәге олы буын рус телле өлкәннәр өчен һәм милләттәшләребез өчен аерым чәй өстәлләре янында бәйрәм оештырды. Сый өстәле оештыру өчен “Этнос” үзәгенең тирә-юнендә урнашкан кибетләр иганәчелек ярдәме күрсәтте.
Шәһәрнең Кырынкүл бистәсендәге Әлифә Манкаева җитәкчелегендәге 52 нче мәктәбе дә өлкәннәр өчен бик матур чәйле мәҗлес үткәрде, бу бәйрәмнең музыка-җыр бизәлешен шәһәрнең Лилия Кәримова җитәкчелегендәге Татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре алып барды. Кырынкүл мәктәбе үткәргән кичәгә иганәчелек ярдәмен төбәк иҗтимагый үзидарә җитәкчесе Александр Паули белән шәһәр Думасы депутаты, өлкә татарлары милли-мәдәни мохтәрияте җитәкчесе Ришат Җиһаншин күрсәтте.
Бәйрәм кичәләре өлкәннәр күңелендә бик җылы тәэсир калдырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100