news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән Корбан бәйрәмен зурлады

Төмән өлкәсе мөселманнары Корбан бәйрәмен зурлап каршылады, барлык мәчетләрдә дә Гает намазлары укылды, вәгазьләр әйтелде, шәһәрләрдә һәм авылларда күп корбанлык чалынды

(Төмән, 1 декабрь, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Төмән өлкәсе мөселманнары Корбан бәйрәмен зурлап каршылады, барлык мәчетләрдә дә Гает намазлары укылды, вәгазьләр әйтелде, шәһәрләрдә һәм авылларда күп корбанлык чалынды. Төмән Җәмигъ мәчетендә Гает намазын өлкә мөфтие, өлкә мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Галимҗан хәзрәт Бикмуллин үткәрде, бу юлы да бәйрәм намазына килгән диндарлар мәчеткә сыймады.
Төмән шәһәренең “Принцесса” тантаналар залында корбанлык итеннән әзерләнгән традицион аш бәйрәм мәҗлесе бик матур үтте. Бу мәҗлесне Фатыйх хәзрәт Гарифуллин җитәкчелегендәге Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенең Төмәндәге вәкиллеге әзерләп үткәрде, корбанлык итләре һәм азык-төлек белән күп кенә кеше ярдәм күрсәтте. Бу мәҗлес Төмән шәһәренең иң талантлы һәвәскәрләре катнашында җыр-биюләргә үрелеп, саф татар телендә баруы белән бигрәк тә мәгънәле булып үтте. Мөнәҗәтләр, халык җырларының да иң моңлылары, мәчетләргә һәм дингә багышланганнары һәм нәфис сүз яңгырады. Мәҗлестә 250 ләп кеше катнашты.
Аңа кадәр Фатыйх хәзрәт бәйрәм көннәрендә өлкәнең иң ерак төбәкләрендә булып, корбанлык аш мәҗлесләрендә катнашып, очрашуларга зарыккан милләттәшләребез белән әңгәмәләр корып кайтты. Ул ерак Аромаш районының Көсәйкүл белән Чумык, Вагай районының Омски өлкәсе белән чиктәш Карагай һәм Аксурка, Яркәү районының Яңа Кәешкүл һәм саз араларында адашып калган Иске Кәешкүл авылларыннан алып кайткан тәэсирләре белән уртаклашты:
– Иң ерак, мәчетләр соңрак төзелеп ачылган авылларыбызда да динебезнең ныгый баруы күзәтелә, бәйрәм мәҗлесләренә халык дәррәү җыела, вәгазьләрне бирелеп тыңлый, корбанлыклар күпләп чалына, бер Яңа Кәешкүл авылында гына да 30 куй, бер эре хайван чалынган. Җәен үтәр юллары булмаган, мәчетсез Иске Кәешкүл авылы да бәйрәм тантанасын кичерде, минем тәкъдимемә кушылып, авылда мәчет төзү карарына килделәр кәешкүллеләр, аш мәҗлесләрендә төшкән садака акчаларын бергә туплап, булачак мәчет төзелешенә мая итеп салып куйдылар, - дип, йөреп кайткан сәяхәтеннән тирән канәгатьлек хисен белдерде Фатыйх хәзрәт. Ул булган җирләрендә якташларыбызга РФ Премьер министры Владимир Путинның һәм өлкә губернаторы Владимир Якушевның мөселманнарны Корбан бәйрәме белән котлауларын җиткергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100