news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Төмән көзе" фестивалендә җирле татарлар концерт программасы белән чыгыш ясаган

Фестивальдә мәдәни чаралардан тыш, күргәзмә-ярминкә дә оештырылган.

(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ"). Төмәндә яшәүче татарлар "Төмән көзе" фестивалендә концерт программасы күрсәткән. Бу хакта җирле татар мәдәни үзәге хәбәр итә. 
 
Фестиваль Татар мәдәни үзәге мәйданында үткәрелгән. Биредә мәдәни күңел ачу чараларыннан тыш, товар җитештерүчеләр күргәзмәсе дә оештырылган. "Дача ихатасы" ярминкәсендә исә арзан бәядән кирәк-ярак сатып алырга мөмкин булган. Шулай ук, "Төмән көзе"нә килгән кунаклар арасында бүләкләр уйнатылды, диелә хәбәрдә. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot