news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән җирендә яңа китаплар чыга тора

Гөлфизәр Абдрахманованың “Изге Сүзге моңнары” дигән 200 битлек иҗат җыентыгы 500 данә булып басылып чыкты

(Төмән, 15 гыйнвар, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Күптән түгел Минзат Ибатуллин җитәкчелегендәге Төмән өлкәсе татар китап нәшриятендә Тубыл шәһәрендә яшәп иҗат итүче, төбәгебездә шактый популярлык казанган, күп кенә шигырьләре көйгә салынган һәвәскәр шагыйрә Гөлфизәр Абдрахманованың “Изге Сүзге моңнары” дигән 200 битлек иҗат җыентыгы 500 данә булып басылып чыкты.
Китапның мөхәррире - Минзат Ибатуллин үзе, рецензияне Әлмир Нәбиуллин дигән кеше язган. Китап 19 нчы гасыр язучысы (рус әдәбиятында әкиятче дип телгә алына) Петр Ершов турында Тубыл 15 нче мәктәбенең музее җитәкчесе Равилә Кутумова рус телендә әзерләгән текст белән ачыла, аннан соң Петр Ершовның Гөлфизәр Абдрахманова татарчага тәрҗемә иткән “Сүзге” поэмасы урын алган, китапның калган өлеше авторның татар һәм башкорт телләрендә язылган шигырьләреннән тора.
Гөлфизәр Абдрахманованың бу җыентыкка кергән шигырьләре авторның дөньяга карашын, туган як табигатен ярату хисләрен һәръяклап чагылдыра, бер төркем шигырьләре яшьләргә үгет-нәсихәт булып яңгырый, шактые Тубыл шәһәренең күренекле шәхесләренә, Казан артистларына, дусларына һәм туганнарына багышланган, себер татарлары белән казан татарлары дуслыгын ныгытуга багышланган шигырьләре дә бар, дини хис белән сугарылганнары үзләре бер төркем хасил итә.
Гөлфизәрнең алдагы елларда “Себер ягым” дип аталган кечкенә күләмле шигырьләр җыентыгы һәм балалар өчен “Нәни дусларыма” дигән китаплары дөнья күреп, укучылар тарафыннан җылы кабул ителгән иде.
“Изге Сүзге моңнары” китабы исә аның 60 еллык юбилее уңаеннан Тубыл шәһәре хакимиятенең матди ярдәме белән дөнья күрде. Омски өлкәсе Тевриз районының Идел буйларыннан күчеп килгән татарлар нигез салган Байбы авылында туып үскән Гөлфизәр - ике һөнәри белем иясе. Ул Омски шәһәрендә Елга һәм аннан соң Кооперация техникумнарын тәмамлап, алган һөнәрләре буенча хезмәт иткәннән соң, туган авылына кайтып, берничә ел авыл клубы мөдире булып эшләгән. Шул елларда үткәрелгән мәдәни чараларга кирәкле шигырьләр язудан башлап җибәргән шигьрияттә иҗатын.
Менә инде 10 ел гаиләсе белән Тубыл шәһәрендә яши Гөлфизәр, шәһәрнең мәдәни тормышында актив катнаша. Аның китап укучылары белән очрашулары, дөнья күргән китапларын тәкъдим итү чаралары, Тубыл шәһәренең Роза Нәбиева җитәкләгән “Яшьлекә сәяхәт” төркеме тарафыннан авылларда куелган концерт программаларында шигырьләрен укып катнашуы төбәк мәдәни тормышына бер бизәк булып өстәлә.
Балачак хатирәләре белән бергә җанын биләп торган, тарихи ватанында һәм туган җирендә калган нәсел тамырларына булган күңел тартылышыннан туган моң-сагышлары, сагыну-җирсүләре, асыл милли гореф-гадәтләрне данлавы Гөлфизәрнең бөтен иҗатыннан бөркелеп тора. Шигырьләре арасында һәр укучының күңелен дулкынландырырлык уңышлылары да, шигырь үлчәмендә чатаклыклар, тел кытыршылыклары бәрелеп торганнары да, прозаик көнкүрешне рифмага салып артык озайтып кадерсезләндерелгәннәре дә бар. “Сүзге” поэмасында Ершов текстыннан иркен тайпылулар, төрле шигьри үлчәмнәргә әледән-әле күчүчләр бу әсәрне яхшы белгән укучының күңеленә һич тә хуш килеп бетмәс кебек.
Әйтергә кирәк, Гөлфизәр иҗатына гына хас җитешсзлекләр түгел болар, төбәк шагыйрьләренең уртак бәласе ул. Күпчелек каләм тибрәтүчеләр татар әдәбиятын тирән өйрәнгән, шигьриятнең кануннарын яхшы белгән кешеләр түгел, табигать бүләк иткән сәләтләренә таянып иҗат итүчеләр. Алар арасында иҗатларының башында язган шигырьләре соңгыларыннан күпкә уңышлырак булган авторлар да бар. Әдәби анализ, дусларча тәнкыйть, иҗади үсеш мохите булмагач, “шагыйрь” исемен алып өлгергәннәрнең үз иҗатларына таләпне киметә башлаулары – язучыларның гына түгел, төбәк милли-мәдәни үсешенең бер бәласе.
Себер татар әдәбияты үсә, китаплар саны арта бара, ә әдәби тәнкытьнең чаткысы да күренми, шунлыктан, каләм тибрәтүчләр төрле оешмаларга берләшсәләр дә, аларның иҗатын үстерүгә уңай йогынты ясаучы юк, шунлыктан һәр язучы үз күңел казанында гына кайнатып чыгара туасы әсәрен. Исемнәренә “моң” сүзе кергән китаплар саны да кирәгеннән артып китте бугай.
“Яңарыш” газетасы канаты астында менә инде берничә ел эшләп килүче Заһит Акбүләков җитәкчелегендәге “Әдәби Төмән” ешмасы да, өлкә татарлары Конгрессы каршында узган елда гына оешкан, Әнәс Гаитов җитәкләгән Себер-татар язучылары берлеге алдында да әдәбият белгеч-галимнәре ярдәмендә Себер ягы татар әдәбияты өлкәсендә әдәби тәнкыйтькә нигез салу бурычы актуаль мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә.
Гөлфизәр кебек милли җанлы, сәләтле каләм тибрәтүчеләргә иҗатларын үстерү өчен ярдәм бик кирәк Төмән җирендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100