Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төмән җирендә татар һәм мөселман матбугат чараларының хәле
Төмән җирендә татар һәм мөселман матбугат чараларының хәле
(Төмән, 7 март, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Төмән өлкәсенең көньягында, хөкүмәт карамагында булган «Яңарыш» (мөхәррире Алсу Сәгыйтова) газетасыннан кала, татарлар һәм мөселманнар тормышын яктырткан төрле газета-журналлар дөньяга чыккалады.
Шулар арасында «Ургыл» газетасының берничә саны (мөхәррире Минзат Ибатуллин), җәмәгатьчелек нигезендә 5 саны дөнья күргән рус һәм татар телләрендә «Ак калфак» журналы һәм өлкә мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы шулай ук рус-татар телләрендә «Хикмәт дини-дөньяви газета
(икесенең дә мөхәррире – Бибинур Сабыр), элекке «Евразийская партия – Союз патриотов России» ширкәтенең рус телендә (рус-татар телләрендә бер саны гына дөнья күреп калды) «Регион - Сибирь» газетасы (мөхәррире Илсөяр Кәримова), Тубыл шәһәрендәге «Мирас» иҗтимагый оешмасы гамәлгә куйган шул ук исемдәге газета (мөхәррире Луиза Шәмсетдинова), Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенең Екатеринбург шәһәрендә рус телендә чыгып, Россиянең Азия төбәкләрендә тарала торган «Истина» газетасы (мөхәррире Фатыйх Гарифуллин), шул ук Диния идарәсенең Төмәндә сирәк кенә күренгәләп алган «Напоминание» газетасы
(мөхәррире Равил Асаинов) якташларыбыз арасында тирән кызыксыну уятты һәм яратылып укылды.
Әмма милли проблемаларны кыю күтәрүе белән кызыклы булган «Регион - Сибирь» газетасының чыкмавына ел ярым булып килә, Ислам дине белән мөселман мәдәниятенең аерылгысыз бәйләнешен, мөселманнарның диндә яшәү рәвешен ачык мисалларда күрсәтүе белән укучыларын кызыксындырган «Хикмәт» газетасының чыкмый башлавына 5 ел булып китте, милли үсеш хәрәкәте белән бергә туган «Ургыл» газетасы инде дистә елдан артык күренми, якташларыбыз зарыгып көткән гаилә «Ак калфак» журналының чыкмавына да ике ел булып китте, «Мирас» газетасының да берничә саны гына күренеп калды.
Бу мәгълүмат чараларының даими чыга алмавының сәбәбе бер генә – финанс кыенлыклары, акча юклыгы, полиграфия хезмәтенә бәяләрнең котырып үсүе. Хәер, быел өлкә мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хикмәт» газетасын торгызырга мөмкинлеге дә барлыкка килгәндәй булган иде, тик бу Нәзарәтнең яңа төзелгән Шура әгъзалары газетаның дини-дөньяви булуын кабул итә алмады, дини характерда гына булырга тиеш безнең газета, дип, яңа басма булдырмакчылар, бәлки булыр да ул, иншалла.
Хакимият органнары, «Яңарыш» булгач җитәр, дип, башка басмаларга ярдәм итмәү ягында торуын дәвам итәләр.
Бердәнбер «Яңарыш» газетасыннан башка басмаларның да кирәклеген тоя халык, төрле фикерләрнең, күбрәк аналитик материалларның басылып чыгуын көтә якташларыбыз, Булат Сөләймановның үзгәртеп кору чоры башланган елларда җәмгыятьне тетрәтеп уяткан мәкаләләрен сагына. Андый материаллар хәзер дә языла язылуын, тик алар дөньяга чыга алмый кала. Милли матбугат чараларын җәелдереп җибәрү мөмкинлекләре дә чикләнгәннән-чикләнә бара.
Анда-санда дөнья күргәләгән шушы басмаларга түгелгән акчаларны туплап, бер көчле, даими чыгып торырлык саллы газета я журнал булдырасы иде дә бит – татарларны мондый җитди, нәтиҗә бирерлек эшкә борып җибәрерлек көчләр юк дәрәҗәсендә бүгенгә. Бәлки бу катлауы эшне башлап җибәрү өчен кыюлык та җитеп бетмидер. Берничә ел элек танылган рус телле язучы Николай Шәмсетдинов талпынып караган иде хөкүмәт карамагында «Сибирия» журналын оештырып җибәрергә, әмма ул да булмый калды, гәрчә хөкүмәт органнары ярдәм итәргә әзерлекләрен белдергән булсалар да. Буласы журналга каршы куелган киртәләрне ерып чыгарлык кына булмады, дип туктатты ул бу эшне, ләкин нинди каршылыклар булуын аңлатыып бирмәде.
Хөкүмәт органнары милли-мәдәни мохтәрияттән кала башка оешмаларны танымаган бүгенге вәзгыятьтә бу эшне бүтән оешмалар ерып чыга да алмый, ә мохтәрият татарларның милли-мәдәни тормышына ниндидер үзгәрешләр кертергә ашкынып тормый.
Менә шушы вәзгыятьтә узган гасырның соңгы елларында 6-7 саны дөнья күреп калган «Искер» газетасының үзенә юл ярып яңадан калкып чыгуы куанычлы мәдәни вакыйга буларак кабул ителде. Шушы елда аның тагын ике саны дөнья күрде. Бу газетаны Тубыл шәһәренең Себер татарлары мәдәният үзәге чыгара, аның мөхәррире Үзәкнең директоры - Сәфиулла Ильясов. Газета Тубыл шәһәре татарларының тормышын, Мәдәният үзәгенең иҗади эшчәнлеген яктырта, себер татарлары тарихына кагылышлы материалларга урын бирә. Сафиулла әфәнденең әйтүенә караганда, «Искер» газетасы киләчәктә айга бер мәртәбә даими чыгып торачак.
Яңа туган тагын бер газета якташларыбыз игътибарыннан читтә калмады. Фәкать мәгълүмати характерда булган ошбу газета «Муслим-инфо» дип атала, туган ягыбызда яшәгән мөселманнар тормышыннан, тарих битләреннән алынган мәгълүматлар бирә, мөхәррире – казакъ егете Кәлил Кабдулвахитов. Дөресен әйткәндә, ике саны дөнья күргән бу газета якташларыбыз арасында каршылыклы фикерләр тудырып та өлгерде, берәүләр кирәк безгә мондый газета дисә, икенчеләре катгый каршы чыкты. Аның каруы хөкүмәт органнарына бик ошады ул, ахырысы, көндәлек вакыйгаларга бернинди бәя, шәрехләү бирмәве беләндер. Мәгълүмат күп булса да, фикер юклыгы белән аерылып тора «Муслим-инфо» газетасы. Хөкүмәт инде үз карамагына алды аны.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз