news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән җирендә татар мәктәпләре өчен укытучылар әзерләү тарихыннан

Төмән өлкәсе татар мәктәпләре өчен укытучылар әзерләү системасының тарихы узган гасырның 30 нчы елларына барып тоташа, аның төп үзәге - Тубыл шәһәре

(Төмән, 28 октябрь, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Төмән өлкәсе татар мәктәпләре өчен укытучылар әзерләү системасының тарихы узган гасырның 30 нчы елларына барып тоташа, аның төп үзәге - Тубыл шәһәре.
Төбәгебездә беренче татар педагогия училищесы 1930 нчы елда Төмән шәһәрендә ачылган. 1934 нче елда ул Тубыл шәһәренә күчерелгән, 1955 нче елда инде мөстәкыйль уку йорты буларак ябылды, рус педагогия училищесына татар бүлеге итеп күчерелеп, 3-4 едан соң ул бүлек тә ябылды. Соңгы елларда Тубыл педагогия училищесында татар теле һәм методикасы факультатив рәвешендә укытылды, әмма быелдан ул эш инде туктатылды. Татар педагогия училищесы үзенең яшәү дәверендә өлкә мәктәпләренең башлангыч сыйныфлары өчен бер мең ярым укытучы әзерләп чыгарган.
1950 нче елда Төмән дәүләт педагогия институты каршында татар мәктәпләре өчен рус һәм татар телләре укытучыларын әзерләү өчен икееллык курслар ачыла, ул бүлек 1953 нче елда Тубыл педагогия институтына 4 еллык аерым-аерым татар теле һәм рус теле бүлекләре итеп күчерелә. Татар теле укытучылары әзерли торган бүлек 1959 нчы елда соңгы чыгарылышын ясап, ябыла. 6 елдан соң, 1965 нче елда, рус –татар бүлеге дә ябыла.
Шул еллар арасында Тубыл педагогия институты 250 татар теле һәм рус теле укытучылары әзерләп, татар мәктәпләренә юллый. Ул елларда соңрак филология фәннәре докторлары булып фән өлкәсендә зур абруй казанган галимнәр Фәрит Хатипов, Азат Ахмадуллин, Гомәр Саттаров һәм мәрхүм Габделхәй Ахатовлар студентларга нигезле белем бирү белән бергә, аларны һәръяктан үсеш алган татар мәгърифәтчеләре итеп тәрбияләп чыгардылар. Ул буын укытучылары өч-дүрт дистә еллар дәвамында төбәгебездә туган телне тиешле дәрәҗәдә саклап килделәр.
Шуннан соң, 1990 нчы елга кадәр, өлкәдә татар мәктәпләре өчен башлангыч сыйныф, татар теле һәм рус теле укытучылары әзерләү туктатылып торылды.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100