news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмән җирендә милли эшләрдә ел дәвамында булган югалтулар һәм җитешсезлекләр

Милли үсеш хәрәкәтендә күзгә күренерлек уңышлар булса да, бу елда да төбәгебездә ачык милли идея тумады

(Төмән, 28 декабрь, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Милли үсеш хәрәкәтендә күзгә күренерлек уңышлар булса да, бу елда да төбәгебездә ачык милли идея тумады, һәр иҗтимагый оешма үз кысаларында хәрәкәт итеп, берләшә алмады, татарлар арасындагы таркаулыкка чик куелмады, чөнки тулаем комплекслы үсеш программасы төзелмәде.
Аерым хәрәкәт иткән оешмалар кем тирәсендә, нинди идея тирәсендә берләшү мөмкинлеген күрә алмады, шунлыктан аеры-аерым үткән чаралар милли үсешне сизелерлек алга этәрде, дип әйтеп булмый, кайбер юнәлешләрдә бер урында таптану һәм артка чигенү дә күзәтелде. Үткәрелгән чараларга, фәнни-гамәли конференцияләрдә укылган докладларга объектив бәя бирелмәве дә камиллеккә омтылыш тудырмый, бер урында таптануга китерә. Координацияләү үзәгенең булмавы татарлар арасында таркаулыкның тирәнәюенә бер сәбәп булып тора. Берләштерелгән комплекслы план буенча эшләмәүнең тискәре нәтиҗәсенә төбәк “Мирас” оешмасының “Искер-җыен” фестивале белән өлкә Сабантуеның бер көнне һәм бер үк сәгатьләрдә үткәрелүе ачык мисал. Икесендә дә катнашасы килгән якташларыбыз кайсына барырга белми аптырады.
Туган телне саклап үстерү юнәлешендә алга таба бернинди адым эшләнмәде, Түбән-Тәүде районының Чугунай авылы мәктәбендә татар теле торгызылуны исәпкә алмаганда. Бюджет акчаларын оптимальләштерү чорында 60 татар мәктәбе ябылган иде, бу елда этномәдәни компонентлы бер мәктәп артса да, өлкәнең көньягында ( татарлар гасырлар буе төпләнеп яшәгән төбәк) мәгариф системасында туган телне фән буларак өйрәнгән балалар саны узган елдагы 27 проценттан артмады. Бүгенге көндә татар этномәдәни компонентлы 57 мәктәп булса, балалар саны кимү сәбәпле һәм оптимальләштерү шаукымының әле дә тынмавы сәбәпле, шуларның шактые ябылу куркынычы алдында тора, ә шәһәрләрнең берсендә дә, көньякта да, төньяк районнарда да, татар мәктәбе я гимназиясе ачылмады, ачылуы күренми дә.
Татарлар арасында туган телнең хаҗәте кимегәннән-кими бара.
Мәгариф системасында туган телнең кысрыклануы өстенә, мәдәни чараларның, фәнни-гамәли конференцияләрнең башлыча рус телендә үткәрелүе, туган телгә мәхәббәт тәрбияли, аның байлыгын, матурыгын, рухи-әхлакый торышыбызның нигезе, милләтебез горурлыгы, байлыгы икәнлеген күрсәткән чаралар үткәрелмәве дә сәбәп булып тора. Бу сәбәпләргә туган телнең бердәм дәүләт имтихан бирелә торган фәннәр рәтенә кертелмәве, укытучылар һәм ата-аналар коллективларының имтихан бирәсе рус теленә, математикага сәгатьләр санын арттырырга тырышулары да өстәлә. Нәтиҗәдә, киләсе уку елыннан гамәлгә керәчәк дәүләт укыту стандартын сайлап алган мәктәптә башлангыч сыйныфларда атнасына өчәр сәгать бирелү каралган булса да, ата-аналарның бу укыту планын кабул итмәүләре мөмкин, чөнки ул 5 көнлек уку атналыгыннан 6 көнлеккә күчүне таләп итә, ата-аналар арасында туган тел бәрабәренә уку атнасының озаюы белән килешмәү хәзердән үк сизелә.
Татар җәмәгатьчелеге өлкә мәдәният учреждениесе булдыру турында хакимият җитәкчеләре белән сөйләшүләрен дәвам итсә дә, узып барган елда бу мәсьәләне хәл итә алмады. Өлкә милли мәдәният учреждениесе булмагач, татар мәдәният учреждениеләре белән идарә итү системасы да, мәдәният хезмәткәләренә методик ярдәм күрсәтү системасы да тәмам җимерлгән хәлендә тора. Быел өлкә фәнни китаханәсенең бер тармагы булып уңышлы эшләп килгән төрки-татар әдәбиятлар бүлеге дә, бу китапханәнең Президент китапханәсенә әверелдерелүе сәбәпле, быел тәмам ябылды, фонды төрле бүлекләргә таратылды. Милләттәшләребезне татар китабына җәлеп итү болай да җиңел булмады төрки әдәбиятлар бүлеге хезмәткәрләренә, бүлек юкка чыккач, хәзер татар китабын эзләп килүчеләр – диплом эшләре, диссертация әзерләүчеләр генә, дияргә була.
Шулай итеп, 70 меңнән артык татар яшәгән өлкә үзәгендә татар китапханәсе дә, татарларга җыелу өчен бернинди бина да юк бүгенге көндә.
7 ел элек ачылган Төмән шәһәренең Татар мәдәният үзәгенә 19 нчы гасырда салынган, хәзер инде авария хәлендәге элекке сәүдәгәр йортының бер өлеше бирелгән иде (бинаның икенче өлешендә балалар поликлиникасы урнашкан), әлеге бинада менә инде 6 ел капиталь ремонт бара, быел да тәмамланмый калды ул, кайчан тәмамланасы да билгеле түгел.
Хәмит Ярми музеен булдыру өчен аның тол хатыны галимә Халидә Гатина биргән әйберләр ( галимнең киемнәре, кулланган әйберләре, мебеле, китапханәсе, архивы) өлкә музей комплексының складларында саклана. Быел анда Хәмит Ярминең фәнни мирасыннан кайбер кыйммәтле әйберләр инде югалды да. Хәмит Ярми музеен оештыру өчен быел да бина мәсьәләсе хәл ителми калды.
Китапханә дә, Хәмит Ярми музее дә туган телне саклау, аны үстерү, абруен күтәрү өчен иң әһәмиятле чыганак булыр иде, дигән өмет акланмады.
Иң күңелсез хәл – яшьләрнең туган телнең хаҗәтен сизмәүләре, аны өйрәнергә омтылмаулары. Шуның нәтиҗәсендә быелгы уку елында Төмән дәүләт университетының һәм Тубыл социаль педагогика академиясенең татар бүлекләренә укырга керүче булмады. Хәлләр үзгәрмәсә, киләчәктә бу бүлекләрнең ябылуы ихтимал.
Туган тел һәм әдәбият буенча укытучылар да, галимнәр дә җитәрлек бүгенге көндә, әмма аларга бу юнәлештә эш урыннары юк, шунлыктан яшьләр туган тел белгечлеген алуга омтылмыйлар, безгә рус телен белү дә җитә, дип карыйлар алар, татар теле белән бергә я рус теле, я берәр чит тел, я журналистика белгечлеге алып чыканнары да авылга әйләнеп кайтмаска тырыша, чөнки таркалып барган авылларда алар киләчәкләрен күрмиләр.
Мәгълүмат чаралары, төбәктә үтә торган барлык чаралар турында хәбәр биреп торсалар да, авыллар тормышын даими күрсәтеп барсалар да, алар милли үсешкә сизелерлек этәреш ясыйлар, дип әйтеп булмый. “Дусларга сукмак” радиотапшыруы белән “Очрашулар” телетапшыруының вакыты ахыр чиктәге минимумга кадәр кыскартылуы турында сүз гел куертылып торса да, быел да шул ук хәлләрендә калдылар алар, тапшыру эчтәлекләрен тирәнәйтү, киңәйтү мөмкинлекләре юк аларның. Финанс кризисы сәбәпле өлкә татарлары Конгрессы гамәлгә куйган, тулы төсле булып чыккан “Сибирия” яшьләр газетасы да җәйге айлардан бирле чыкмый, “Ак калфак” журналының да быел бер генә саны чыгып калды.
Хөкүмәт карамагындагы, аңа тулысынча бәйле бердәнбер татар газетасы “Яңарыш” битләрендә, матур-матур язмалар чыгып торса да, ел буена бер генә булса да аналитик материал чыкмады. Чынбарлык хәлне ачыклап ясалган аналитик материалларны дөньяга чыгару мөмкинлеге булмауганлыктан, киң халык массасын уйландыра, милли тамырларның ныклыгын сакларга кирәклеген йөрәккә үтәрлек итеп күрсәтә торган язмалар да, гыйбрәтле үрнәк тә матбугат битләрендә чыга алмый, чөнки андый материаллар өчен аналитик нигез кирәк, чынбарлыкны ачып күрсәтергә кирәк, андый язмаларны чыгарырга алынмыйлар газеталар. Газета битләрендә уңышларга аларга лаеклы булмаган дәрәҗәдә хәйран калып соклану гына алга таба үсешкә этәрми, киресенчә, шуннан халык алдында милли үсешкә бәйле проблемалар бәйрәм дулкыны астында күмелеп кала, булганнан канәгатьлек хисе генә ныгый халыкта, ә ул хис алга чакырмый.

news_right_1
news_right_2
news_bot