news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән җирендә еллык милли үсеш нәтиҗәләре

БТК Идарәсенең ел йомгакларына багышлап үткәргән киңәйтелгән утырышыннан соң, шул җыенда яңгыраган фикерләр, кабул ителгән карарлар яктылыгында үз төбәгебезнең ел йомгакларын күз уңаеннан кичерү хаҗәте дә калкып чыкты

(Төмән, 28 декабрь, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Бөтендөнья татар конгрессы Идарәсенең ел йомгакларына багышлап үткәргән киңәйтелгән утырышыннан соң, шул җыенда яңгыраган фикерләр, кабул ителгән карарлар яктылыгында үз төбәгебезнең ел йомгакларын күз уңаеннан кичерү хаҗәте дә калкып чыкты.
Безнең төбәктә татар милли үсешенә нинди шатлыклар, уңышлар өстәде үтеп барган ел, нинди кайгы-борчулар китерде ул, үз алдындагы кыенлыкларны, каршылыкларны ничек җиңеп чыга алды татар җәмәгатьчелеге?
Бу сорауларга җавап эзләгәндә милли үсешебезгә бәйле хәл турында арттырып я киметеп әйтү мөмкин түгел, чөнки чынбарлык үзе ярылып ята күз алдыбызда.
Күзгә күренерлек уңышларыбыз да булды узып барган елда.
2009 нчы ел Нурулла Саттаров белән Ринат Насыйров җитәкчелегендәге өлкә татарлары Конгрессы оештырып үткәргән икенче “Себер Йолдызы”, беренче “Татар егете” бәйгеләре белән башланып китте. Яшьләр “Чәкчәк-Пати” һәм “Мин татарча сөйләшәм” бәйрәмнәрен үткәрде, татар яшьләре берлеге “Төзүче” мәдәният сараенда даими рәвештә дискотекалар үткәреп торды, Фәрит Корманов җитәкчелегендәге “Яшь буын” оешмасы яшь егетләр һәм кызлардан сәнгать төркеме төзеп, татар авылларында концертлар куеп йөрде.
Дмитрий Менделеев исемендәге Тубыл социаль педагогика академиясенең филология фәннәре докторы Флера Сәйфуллина җитәкчелегендәге татар бүлеге Булат Сөләйманов һәм Якуб Зәнкиев укулары кысаларында себер татарлары тарихы, мәдәниятебез һәм туган тел проблемаларына кагылышлы фәнни-гамәли конференцияләр, Төмән дәүләт университетының профессоры, филология фәннәре докторы Хәнисә Алишина җитәкләгән татар бүлеге якташыбыз – татар филологиясе өлкәсендә танылган галимә Диләрә Тумашева истәлегенә багышланган фәнни-гамәли конференция әзерләп үткәрде. Бу конференцияләрдә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән галимнәр катнашты һәм алар Бөтенроссия фәнни-гамәли конференцияләре статусына ия булды.
Өлкә татарлары Конгрессы һәм Ришат Җиһаншин җитәкчелегендәге өлкә татарлары милли-мәдәни мохтәрияте тарафыннан оештырылган Татар мәдәнияте көннәре, “Таң йолдызы” балалар фестивале, район һәм өлкә Сабантуйлары булып үтте, Луиза Шәмсетдинова җитәкчелегендәге “Мирас” төбәк җәмгыяте себер ханлыгы башкаласы булган Искер шәһәре торган урынны тарихи истәлек итеп торгызу юнәлешендә шактый эшләр башкарды.
Тубыл социаль педагогика академиясенең Флера Сәйфуллина җитәкчелегендәге укытучылар төркеме татар этномәдәни компонентлы мәгарифне үстерү буенча өлкә Хөкүмәтенең грантын яулап алды һәм аның нигезендә татар авылларындагы этномәдәни компонентлы мәктәпләрдә татар теленең торышын өйрәнде, Төмән өлкәсе татар мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбияты буенча Программа төзеп дөньяга чыгарды. Төбәк мәгарифен үстерү институты доценты Сания Насыйбуллина татар теле укытучыларының квалификациясен күтәрү юнәлешендә эзлекле эш алып барды.
Шушы ук уку йорты нигезендә оештырылып эшләп килүче татар теле һәм әдәбияты буенча диссертацияләр яклау Советында 8 кеше филология фәннәре кандидаты гыйльми исеменә кандидатлык диссертацияләрен уңышлы яклап чыкты, аларның өчесе Россиянең башка төбәкләреннән булса, бишесе – үз төбәгебез кешеләре, шул бишнең өчесе татар мәгърифәте дөньясында хезмәт итә. Бу уку йортының татар бүлеген узган елда 11 яшь белгеч тәмамлаган иде, быел шуларның алтысы татар этномәдәни компонентлы мәктәпләрдә эшли.
Сентябрь аенда Татарстан Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Төмән өлкәсе татарлары Конгрессы Россия күләмендә “Түгәрәк уен” татар фольклоры фестивален үткәрде, аның генераль иганәчесе өлкә татарлары Конрессы иде. Бу чарада чит төбәкләрдән генә дә 420 кеше катнашты, барлык катнашучылар саны 500гә җитте, һәм югары дәрәҗәдә үтте бу бәйрәм. Шушы чара хөрмәтенә Төмәндә Татарстан Премьер-министры урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева, Татарстан Дәүләт Думасы депутатлары Разил Вәлиев белән Роберт Миңнуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Идарәсе рәисе Ринат Закиров, Идарә әгъзасы, Төмән белән тыгыз бәйләнештә эшләүче тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, Бөтендөнья татар конгрессының икътисат эшләрен алып баручы әйдәп баручы хезмәткәре Фәрит Уразаев һәм Конгрессның чит төбәкләр белән эш бүлеге җитәкчесе Марс Тукаевлар булып китте. Алар өлкә хакимияте җитәкчеләренең кайберләре белән очрашулар үткәрделәр һәм Төмән өлкәсе белән Татарстан Республикасы арасында мәгариф һәм мәдәният өлкәләрендә үзара хезмәттәшлек турында Килешү төзү мөмкинлеген ачыкладылар. Тик шунысы сәер булды, Казаннан килгән олы кунаклар белән очрашуга килгән җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, мәдәният һәм мәгариф белегчләре нәүмиз булып калды, планлаштырылган очрашу ниндидер сәбәп аркасында булмый калды.
Галимҗан хәзрәт Бикмуллин җитәкчелегендәге өлкә мөселманнары Диния нәзарәте Халыкара Ислам фонды ярдәмендә Төмән шәһәренең Җәмигъ мәчете бинасында узган елларда нигез салынган ике катлы мәһабәт мәдрәсә бинасын торгызып, түбәсен ябып өлгерде.
Ел барышында аерым иҗади төркемнәр яңа уңышларга ирештеләр. Төмән районында яшәп иҗат итүче һәвәскәр композиторлар һәм җырчылар – игезәкләр Рөстәм белән Руслан Маметовлар Казанда булып үткән татар җыры бәйгесендә катнашып җиңү яулап кайттылар һәм якташыбыз Әхәт Сабировның матди ярдәме белән үз җырларының компакт дискын яздырып дөньяга чыгардылар.
Минзат Ибатуллинның китап нәшрияты ике якташыбызның шигырьләр җыентыгын әзерләп дөньяга чыгарды, укытучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре өчен дүрт методик ярдәмлек әзерләп, типографиягә тапшырды, әлегә кадәр дөньяга чыкмаган 15 шигырен дә кертеп, Булат Сөйләмановның “Җирсү” исемле шигырьләр җыентыгын типографиягә тапшырырга әзерләп куйды.
Күптән түгел генә Хәким Мирхәйдәров җитәкчелегендәге “Дуслык” Халык ансамбле 20 еллык юбилеена багышланган бәйрәм концертын үткәрде. Тубыл шәһәренең Себер татарлары мәдәният үзәге һәм Төмән шәһәренең Татар мәдәният үзәге бәйрәмнәргә карата ял кичәләре үткәреп тордылар. Фәрит Хәкимов Төмән һәм Тубыл шәһәрләрендә, районнарда, Сургутта яшәүче мәдәният хезмәткәре Нурия Җиһаншина Сургут, Түбән Варта, Мегион, Нефтеюган һәм өлкәнең төньягындагы башка шәһәрләрендә эзлекле план буенча Татарстан һәм Башкортстан артистларының, Г. Камал исемендәге Татарстан академик, Кәрим Тинчурин исемендәге драма, Буа дәүләт сатира театрларының гастрольләрен оештырып үткәрделәр.
Санап китсәң, үткәрелгән чаралар бихисап булып чыга, җыйсаң, тагын да вак-төяк чараларны күрсәтергә була. Үткәрелгән һәр чара, зурмы ул, кечкенәме – милли-мәдәни тормышта нинди дә булса уңай эз калдырмый калмый торгандыр.
Шулай да, төбәгебездә яшәүче милләттәшләребез рухи-мәдәни ихтыяҗларыбыз тулысынча канәгатьләндерелмәүдән, милли мәдәниятне үстерүгә шартлар җитешсез булудан, булып үткән кайбер чараларның сыйфаты түбән булдан зарланып, мәдәният учреждениеләренең киң халык массасы өчен эшли белмәүләреннән, әллә теләмәүләреннән зар җылыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100