news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән блогеры Фәрид Корманов: Халык санын алганда татар булып язылачакмын

Себер татары Себер өлкәсендә татарларның саны кимемәгән дип саный.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Төмән өлкәсенең «Яшь буын» оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов халык санын алуга карата фикерен белдерде. Ул үзен татар булып язачагын әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә «Татмедиа»да узган блогерлар мәктәбе делегатлары белән очрашудан соң сөйләде.

«Халык саны исәбен алганда Себер татарлары үзләрен кем дип атап язылачакларын әйтә алмыйм, әмма мин татар булып язылачакмын. Татарларның саны аерым территорияләрдә яшәгәнгә кими. Шунлыктан, бездә Себер татарларының берничә милли-мәдәни автономиясе оештырылды», — диде блогер.

Фәрид әйтүенчә, Россиядә татарлар күпләп яши торган төбәкләр арасында Төмән өлкәсе (Татарстан һәм Башкортстаннан соң) өченче урында. «2010 елда өлкәдә 200 меңнән артык татар бар иде һәм әлеге сан кимемәгәндер дип уйлыйм», — диде ул.

Фәрид Корманов Төмән өлкәсендә барлыгы 52 мәктәптә татар теле факультатив рәвешендә укытылуын әйтте. «Татар теле һәм әдәбиятыннан дәреслекләр әле дә яңартылып бетмәгән. „Яшь буын“ оешмасы 18 мәктәптә дәреслекләрне алмаштыруны җайга салды», — диде блогер.

«Кадрлар мәсьәләсенә килгәндә, укытучыларыбыз пенсия яшенә җитеп бара, лаеклы ялга китеп бетсәләр, татар телен укыта алырлык белгечләребез дә бетәчәк. Тубылда һәм Төмәндә татар бүлекләре эшләп килде, анда студентларыбыз татар теленнән югары белем алып чыга иде. Ул факультетлар ябылган. Хәлебез мактанырлык түгел. Бер университетта булса да, татар бүлеге ачылыр дип өметләнәбез», — диде Корманов.



Галерея: Татар блогерлары белән очрашу
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100